Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2016

Мэр Илсур Метшин Казанның кече һәм урта бизнеска ярдәм программасын киңәйтү буенча ай ахырына кадәр тәкъдимнәр көтә

Мэр Илсур Метшин Казанның кече һәм урта бизнеска ярдәм программасын киңәйтү буенча ай ахырына кадәр тәкъдимнәр көтәКазанның тулаем территориаль продуктын формалаштыра кече бизнесның өлеше – 37 процент диярлек. Кече бизнестан шәһәр казнасына кергән салым акчасы 2015 елда 1,77 млрд сум (2014 елдагыдан 8 процент үсеш) тәшкил иткән, бу исә барлык салымнан кергән керемнең 18,2 проценты (0,3 процент үсеш) дигән сүз. Казандагы кече предприятиеләрнең еллык товар әйләнеше 295,6 млрд сумга җиткән (12,8 процент үсеш). Бизнесның әлеге сегментында 182 меңләп эш урыны исәпләнә, тагын 30 меңгә якын шәхси эшкуар исәпләнә – болар социаль актив халыкның 35 процентын тәшки итә. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнгән 58 субъект рәсми теркәлеп эш итә, аларның 28,8 меңе – кече предприятие, 174е – урта предприятие, 29,7 меңе – шәхси эшмәкәр.

Бүген Казан каласы муниципаль берәмлеге органнары һәм башкала Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов шундый саннар китерде. Докладында шәһәрнең ташламалы кредит бирү программасы мәсьәләсенә аерым тукталып, былтыр эшкуарлардан алынган 84 заявканың 46сы хупланды, бирелгән кредит суммасы 181,9 млн сумлык булды (һәркайсы 5 млн сумга кадәр суммада), шул ук вакытта бюджеттан 5 млн сум компенсацияләнде, диде. Чөнки, икътисади климат начарлану белән бәйле рәвештә, былтыр шәһәрнең ташламалы кредит бирү программасы буенча процент ставкасының компенсация өлеше 5 проценттан 10 процентка кадәр күтәрелде, кредит каплау вакыты да 2 елдан 3 елга кадәр озайтылды. Шул рәвешле, шәһәр казнасы ярдәме эшкуарларга базар бәясеннән 10 процентка кимрәк ставка буенча кредит алу мөмкинлеге бирелде, дип аңлатты И.Кузнецов. Җыеп кына әйткәндә, 2007 елда гамәлгә кергән программа буенча Казанда 362 компания барлыгы 1 млрд 20 млн сумлык ташламалы кредит алган, 49,4 млн сумлык компенсация түләнгән, 2,5 мең яңа эш урыны булдырылган һ.б.

ТР Икътисад министрлыгы аша кече бизнеска ярдәм йөзеннән дәүләт тәкъдим иткән программалар буенча Татарстанда 301 эшкуар 551 млн сумлык субсидия алган, шул исәптән Казаннан 86сы - 177,4 млн сумлык. Узган елны авыл хуҗалыгы тармагына игътибар зуррак булу сәбәпле, казанлылар элеккеге еллардагы кебек күпчелек сумманы кулга төшерә алмады, барлык субсидиянең 32,2 процентына ия булды, дип билгеләп үтте докладчы.

РФ Үзәк банкы исә илдә кече һәм урта бизнеска 2015 елда 4541 млрд сумлык кредит биргән, 2014 елда 6568 млрд сумлык булган, шул рәвешле, былтыр 2027 млрд сумга кимрәк булып чыккан.

Шәһәр бюджеты формалашуда һәм әлеге өлкәдә эш урыннары күплеген исәпкә алып, кече һәм урта бизнеска ярдәм программасы шартларын тагын да лояльрәк итү кирәк, эшкуарлар хакимият адресына эре һәм озак капланыла торган проектларны кредитлау суммасын һәм компенсацияләү күләмен күтәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов шундый сүзләр белән бүген мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәләдә ул ташламалы шартларда эшкуарларга муниципаль биналарны, бүлмәләрне арендага бирүне кулай саный. Шәһәр башлыгы исә бу тәкъдимне хуплап, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче җитештерү өлкәсендә хезмәт куючыларга муниципаль биналарны арендага баштагы 2 елга 0 процент ставкасы шартларында, ягъни бушлай бирү мөмкинлеген карарга кушты. Биредә фәкать җитештерүчеләр турында сүз бара, сәүдә түгел, димәк, II линиядәге, промзонадагы биналар арендага бирелергә мөмкин, дип ачыклык кертте мэр. Шәһәр өчен өстенлекле юнәлешләрне исәпкә алып, эшкуарларга ярдәм мәсьәләсендә яңа чаралар буенча тәкъдимнәрне февраль беткәнче әзерләп бирүне, аны шәһәрнең социаль-икътисади үсеш программасына кертүне йөкләде. Өстенлекле юнәлешләр дип, И.Метшин туризм тармагын, хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләрен атады, мисалга, шул ук сувенир продукциясенә туристлар тарафыннан ихтыяҗ зур, диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20