Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2018

“Метроэлектротранс” башлыгы: “Без метроны кассирлардан бушатырга тиеш”

Метрода кассирлар аша түләүне бетерергә һәм бу эшне автоматлаштырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятие генераль директоры Әсфән Галявов җиткерде.

«Узган ел без транспортта йөрү билетлары сату һәм тулыландыру буенча 61 аппарат булдырдык», — дип әйтте спикер. «Кассирлар булырга тиеш түгел, без аннан котылырга һәм безнең хезмәткәрләр акчага мөмкин кадәр азрак кагылырга тиеш. Бар нәрсә дә автоматлаштырылган булуы кирәк. Әлеге автоматларда банк картасы белән дә, акчалата да, транспорт картасын тулыландырып та түләргә мөмкин булсын», — дип билгеләп үтте «Метроэлектротранс» генераль директоры.

Хәзерге вакытта кешеләргә яңа техника белән эшләүдә ярдәм итү өчен аппаратларда берәр генә кассир калды, дип искәртте Галявов. «Минем максат — бар кешеләрне дә картага күчерү, алар юл йөрү, транспорт, банк карталары белән түли алсыннар», — диде ул.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха