Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2016

Метшин су саклау зоналарында хокук бозулар турында: "Вазгыять үзгәрә, әмма җитәрлек дәрәҗәдә түгел"

Кабан күле су саклау зоналары җир участокларын җир законнары үтәлеше буенча тикшерү эшләре бара. 222 участок тикшерелгән һәм 112 хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозу турындагы материаллар, административ чара кабул итү өчен, Росреестрның ТР буенча идарәсенә җибәрелә, дип белдерде бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәутдинов.

Июнь башыннан Башкарма комитет хезмәткәрләре участок полициясе белән урында ук беркетмә төзү өчен территория карарга йөрделәр, диде ул.

Казанда узган ике елда су саклау зоналары чикләрендә 913 җир участогы тикшерелгән һәм җир законын бозуның 281 очрагы ачыкланган. Кагыйдә буларак, алар исәбендә - яр буе полосасын уратып алу, рөхсәт кәгазьләреннән башка объектларны һәм ярларны ныгыту корылмалар төзү, причал һәм понтоннар урнаштыру.

Галәутдинов Казанның Бишбалта бистәсеннән Яшел Үзән белән чигенә кадәрле яр буе полосасын мисал итеп китерде. Бу территориядә тикшерелгән 540 җир участогының 152 сендә хокук бозу очраклары ачыкланган. Шулай итеп, һәр дүртенче участокта диярлек хокук бозу очраклары ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча штраф салу турында 105 карар чыгарылган, суд карары буенча рөхсәтсез алынган 71 җир участогы азат ителергә тиеш. Җир участокларының законсыз 47 хуҗасы тикшерүләрдән кача, яки аларның кайдалыгы билгеле түгел, дип билгеләп үтте Галәутдинов. Бу юнәлештә район хакимиятләре һәм ЭЭМ идарәләре бергә эшне дәвам итә, диде спикер. Агымдагы елның май аенда 152 җир участогын кабат тикшерү вакытында кайбер хокук бозу очраклары хәл ителүе ачыкланган. Моннан тыш, Казан елга портыннан Отар торак массивына кадәр 151 җир участогы тикшерелгән. Законсыз җир участокларын алуның 17 очрагы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча штраф салу турында 8 карар чыгарылган. Законсыз рәвештә алынган 5 җир участогын бушату турында суд карар чыгарган.

Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты алга таба да Кабан күле су саклау зоналары участокларын тикшерәчәк, дип ышандырды Ренат Галәутдинов.

"Бу өлкәдә тәртип урнаштыру буенча күләмле һәм четерекле эш көтә. Кызганычка каршы, федераль закон катгый түгел. Берничә ел элек закон бозган өчен штраф күләме бик аз иде. Бүген вазгыять үзгәрә, әмма җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шулай да, республика Президенты йөкләмәсе буенча эш башланган. Ул без башкарачак позиция", - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20