Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Мәгариф һәм фән министры татарча диссертация язу мәсьәләсен күтәрде

Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан республикасы парламенты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында татарча диссертацияләр язу мәсьәләсен күтәрде.

«Республика җитәкчелеге федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, татар теле хакында диссертацияне русча гына язып була. Бу исә татар телендә фәнни хезмәтләр бөтенләй диярлек язылмый дигән сүз. Соңгы арада фәнни мәкаләләр бастырыла, әмма тәрҗемә ителеп кенә», — диде Энгель Фәттахов.

Министр билгеләп үткәнчә, хәзергә федераль дәрәҗәдә фәнни-методологик координация юк.

«Һәркем үзенчә дәреслекләр төзи, кадрлар әзерли, милли мәгариф белән шөгыльләнүче галимнәрнең профессиональ аралашуы юк», — диде Энгель Фәттахов.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера