Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

“Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2017” конкурсының беренче туры тәмамланды

Әлеге конкурсны «Мәгариф» журналы 2014 елда оештырып җибәргән иде. Быел ул дүртенче тапкыр уздырыла, һәм аны үткәрүдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да үз өлешен кертә. Конкурска республика авыл мәктәпләреннән 100гә якын эш килгән. Шуларның 30ы икенче турга сайлап алыначак.

Конкурсны оештыручылар әйтүенчә, иҗат эшләрендә күтәрелгән темаларның бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән чыгып яктыртылуы; төп тема булып, авыл укытучысы образы, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгы күтәрелүе; проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына конкурста катнашучыларның үз карашы, үз фикере булу — уңай күренеш.

Әмма конкурста катнашучыларның 4% гына ир-ат укытучылар. 1−2 генә ел педагогик стажы булган яшь белгечләр һәм тәрбиячеләр быелгы бәйгедә аеруча аз катнаша. 20% ка якын иҗат эшләре антиплагиат программасын уза алмаган, ягъни оригиналь түгел. Кызганыч, бу 20% эченә иҗади эшләре башка сайтларда яки үзләренең шәхси сайтларында басылган авторлар да эләккән.

Конкурс дәвам итә. Икенче турга узучыларны яңа бәйге көтә. Алар журнал тәкъдим иткән темаларга сыйныфтан тыш чара үрнәге язып җибәрәчәкләр. Өченче этапка узучы 10 педагог мастер-класста көч сынашачак. Бәйгегә йомгак яңа уку елы башында ясалачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!