Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Мәхәббәткә берни киртә була алмавын “Надежда” дәлилли

Мәхәббәт һәм бер-береңә карата булган хөрмәт хисен тәрбияләүне алгы планга куйган «Надежда» телесериалы яңа атнадан «Яңа Гасыр» каналы экраннарына чыга. Мелодрама жанрындагы фильм мәхәббәткә ерак араларның киртә булмавын һәм каршы сәбәпләрнең аны бары тик көчәйтүен күрсәтә.

Режиссер Артём Насыйбуллин төшергән сериалның үзәгендә түбәндәге вакыйгалар урын ала: зур булмаган шәһәрдә яшәүче Надежда исемле мөлаем туташ дус егете Алексейны контракт буенча хәрби хезмәткә китмәскә үгетли. Беркемнең дә сүзенә колак салырга теләмәгән Алексей аның белән килешергә теләми, чөнки ул ярлылыкта яшәп арган һәм, кызның күз яшьләре белән үгетләвенә карамастан, хәрби хезмәткә юл ала. Тиздән Надеждага хәрби хат килеп төшә, ә анда Алексейның хәбәрсез югалуы турында хәбәр ителгән. Хафага калган Надежда дусты белән нәрсә булганын ачыклый алырмы?

Сорауга җавапны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Надежда» телесериалын карап белә аласыз. Сериал «Яңа Гасыр» каналында 9:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии