Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2015

Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторын котлады

Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторын котлады Кичә Пензада А.В.Луначарский исемендәге драма театрында, төбәк Закон чыгаручылар җыенының чираттан тыш 29 нчы сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иван Белозерцевның Пенза өлкәсе губернаторы вазифасына керешү тантанасында катнашты.

Тантанада Пенза өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе Валерий Лидин чыгыш ясады. Ул бердәм тавыш бирү көнендә губернатор сайлауларында Иван Белозерцевның ышанычлы җиңү яулавын билгеләп үтте.

 Аннары Иван Белозерцев гражданнар хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм якларга, Россия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны, Пенза өлкәсе Уставы һәм законнарын үтәргә, халыкка тугры хезмәт итәргә, тантаналы төстә, ант итте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ил җитәкчелеге исеменнән өлкә губернаторына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. "Сезнең хезмәт биографиягез Пенза өлкәсе белән ныклы бәйләнештә, төбәктә яшәүчеләр Сезне күп еллар дәвамында Пенза шәһәре башлыгы һәм Пенза өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе вазифаларында эшләгән тәҗрибәле җитәкче буларак беләләр. Бүген төбәкнең киләчәген Сезгә ышанып, Сезнең бай тәҗрибәгез, эшлекле сыйфатларыгыз, халыкка хезмәт куярга әзерлегегез, өлкәдә яшәүчеләр һәм ил җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә бәяләнде", - дип билгеләп үтелгән котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин Иван Белозерцевка кадәр күп еллар дәвамында Пенза өлкәсе губернаторы һәм «Большая Волга» РФ субъектларының икътисади элемтәләре ассоциациясе президенты булып эшләгән Василий Бочкаревның да хезмәтләрен билгеләп үтте.

Тантаналы чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы Закон чыгару җыены җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт http://www.gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20