Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.07.2015

Михаил Мень һәм Рөстәм Миңнеханов "Светлая долина" торак комплексында яңа йорт нигезенә капсула салды

Михаил Мень һәм Рөстәм Миңнеханов "Светлая долина" торак комплексында яңа йорт нигезенә капсула салды  РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда "Светлая долина" торак комплексында яңа йорт нигезенә капсула салды.

Искәртеп узабыз: алар катнашында, модернизациядән соң, "Казанский ДСК" заводы эшләтеп җибәрелде. "Светлая долина" торак комплексын төзегән вакытта әлеге завод җитештергән продукция киң кулланыла. «Ак Барс Девелопмент» компанияләр төркеменең 38 гектар мәйданны биләүче зур күләмле проекты 21 йорт, мәктәпләр, өч балалар бакчасы һәм башка инфраструктра төзелешен күздә тота.

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень төзүчеләр алдында чыгыш ясап, яңа микрорайонга үсеш теләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Россиядә гаиләләргә ярдәмгә юнәлдерелгән төрле торак программалары тормышка ашырыла. "Россия гаиләләре өчен торак" кебек программалар бар, алар мондый комплекслы төзелеш микрорайоннарына коммуникацияләр, тышкы челтәрләр сузарга булыша. Төбәкләргә килеп, төбәк һәм федераль хакимиятнең уртак эш нәтиҗәсен күрү сөенечле", - диде М.Мень. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илдә төзелүче торак күләмен ел ел саен арттыру бурычын куя. Әйтик, узган ел Россиядә 83 млн кв метрдан артык торак сафка бастырылган.

"Әмма бүгенгә торак төзелеше алдында бөтенләй башка бурычлар тора. Чөнки кешеләрнең сыйфатлы йортларда яшисе килә. Бу микрорайонда бары да бар икәнне күрәбез. Биредә инфраструктара пәйда була, балалар бакчалары ачылу планлаштырылган, димәк, биредә яшьләр, балалар булачак, перспектива бар дигән сүз", - дип ассызыклады М.Мень.

Рөстәм Миңнеханов "Светлая долина" торак комплексында 20 мең кеше яшәячәген белдерде. "Алар биредә уңайлы йортларда гомер кичерәчәк, алар өчен балалар бакчалары, мәктәп, башка учреждениеләр эшләячәк. Иң мөһиме - без бүген нигез ташы сала торган йорт бөтенләй яңа технологияләр буенча төзелә. Бу алга таба эре панельле йортлар салу өчен үрнәк булачак", - диде Р.Миңнеханов.

"Панель йортлар заводта җитештерелә һәм  кул хезмәтен алай күп таләп итми, аларны сыйфатлы итеп ел әйләнәсендә төзеп була", - дип билгеләп үтте ТР лидеры. Ул РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына федераль торак программаларын тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерде. "Россия Президенты Владимир Путин торак төзелешен безнең ил өчен өстенлекле мәсьәлә итеп билгеләде. Чыннан да, кешеләрнең нинди шартларда яшәвенә аларның илгә мөнәсәбәте дә бәйле булачак", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Ул шулай ук төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Төзүче һөнәре бик авыр, теләсә нинди һава шартларында да сез - эш урыннарында. Кешеләр торакның, объектларның иң югары таләпләргә туры килүен тели", - диде республика лидеры. Ул тиздән "Светлая долина" торак комплексында яңа сыйфатлы яңа объектлар ачылыр, дигән ышаныч белдерде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20