Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
25.10.2017

Милли музыкаль премия алып баручылары тантанага күлмәкләр сайлады

Кичә «Болгар радиосы"ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясе алып баручылары дизайнер Наҗия Галимовада үзләренә күлмәк сайладылар. Алып баручыларның дизайнер белән әле тәүге тапкыр очрашулары.

Быел премия тантанасында өч алып баручы — Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова тамашачыларның күңелен күтәрә. Киемнәр һәрбер тамашачыны шаккаттырырга тиеш — дизайнерларның бурычы шундый.

Тантананың алып баручысы Ләйсән Гарифуллина күлмәк сайлау барышында үзенең кичерешләре белән уртаклашты: «Без тантананы зур дулкынлану белән каршы алабыз, чөнки татар халкы һәм татар теле өчен иң авыр чорлар башланганын барыбыз да бик яхшы аңлый. Премияне югары дәрәҗәдә уздыру — ул безнең бурычыбыз».

Дизайнерларның сүзләренә караганда, күлмәкләр каурый белән бизәлә һәм төрле челтәр яки ачык урыннардан белгечләр баш тартырга уйлый. Алып баручыларның күлмәкләре бер-берсен кабатларга тиеш түгел һәм аларга тамашачыда бары якты, уңай тәэсир калдыру бурычы йөкләнелә. Моны дизайнер Наҗия Галимова бик яхшы аңлый: «Алып баручыларда тантанада бик матур таҗлар һәм янып торган алкалар була. Күлмәк өчен тукымалар махсус рәвештә Италиядән кайтарылды. Без бары табигый тукымалар белән генә эшлибез. Бурычыбыз — тантана кичендә сәхнәгә өч кабатланмас образны чыгару».

Күлмәкләр премиянең төсләрен кабатлый һәм аларда алтын йолдыз бизәкләре башкаларына караганда күбрәк кулланылыр дип уйланыла. Дизайнерлар белдерүенчә, бизәкләр янына тагын яшел төс өстәлә, ә ир-ат алып баручыга хәтта чын камзул тегү күздә тотыла.

Премия тантанасына чаклы күп вакыт калмады. «Болгар радиосы"ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 9 нчы декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында уза.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций