Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2017

Милли премиядә катнашучылар “Башваткыч” чишә

Бу атнада “Башваткыч” тапшыруында “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” Милли музыкаль премиясенә дәгъва кылучы өч артист катнаша. Тапкырлык мәйданында җырчылар бер-берсе белән  ярыш оештыра.

Тапшыруда Сиринә Зәйнетдинова, Илназ Баһ һәм Лилия Хәйруллина катнашалар. Башваткыч чишүдә кем кемнән тапкыррак булуын бу якшәмбедә карый аласыз.

Искәртеп узыйк, “Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова “Яңа Гасыр” телеканалында видеочакыру яздыру барышында үзенең лауреат булып танылу хисләре белән уртаклашкан иде: “Лауреат исеме алу – ул, беренче чиратта, бик күп хезмәт көче түгү. Әлбәттә, мин бик бәхетле хисләр кичерәм. Ай дәвамында “Кайнар хит” хит-парадында халык үзенә ошаган иң яхшы җырны сайлап алды. Бу бәхеткә лаек булуыма мин әле дә булса сөенеп бетә алмыйм!”

Милли музыкаль премиядә халык сайлаган иң матур һәм моңлы җырлар билгеләнә. Ел дәвамында “Болгар радиосы” тыңлаучылары һәм “Яңа Гасыр” телеканалын караучылар “Кайнар хит” хит-парады барышында үз тавышларын бирделәр. Премиянең колачы елдан-ел җәелә, ә аның тамашачылары Татарстаннан читтә дә ешая башлады.

“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” V Милли музыкаль премиясеннән сез дә читтә калмагыз. 9 нчы декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында зур тантанага син дә кил!

Тапшыру “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 18:00 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20