Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыштагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Приморье краена кылган эш сәфәре кысаларында Артем шәһәренең «Ислам» мөселман дини оешмасының Совет әгьзалары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма җыелышындагы төп көн тәртибе — Владивостокта төзеләчәк мәчет мәсъәләсе. «Ислам» оешмасы рәисе Р.М.Килмөхәммәтов мәчет төзүгә бәйле бүгенге көнгә кадәр алып барылган эшләр һәм киләчәккә планнары турында мәгьлүмат бирде.

В.Шәйхразиев җыелышта катнашучыларны сәламләп Бөтендөнья татар конгрессының VI сьездында кабул ителгән карар һәм үзгәрешләр, соңгы елларда Татарстан һәм татар дөньясындагы алгарышлар, республикабызның һәм халкыбызның уңышлары, шул ук вакытта милләтебезне борчыган көнүзәк мәсъәләләр турында сөйләде. Мәчет төзү мәсъәләсенә тукталып, иман йортының һичшиксез төзеләчәген, тиз арада барлык әзерлек эшләрен төгәлләп, гыйбадәтханәне булдыру эшләренең башланачагын белдерде, милләттәшләребезне бу изге эштә бердәмлеккә чакырды.

Очрашуда шулай ук крайның Владивосток, Находка шәһәрләреннән, Сахалин өлкәсе, Хабаровск краеннан дини һәм татар милли оешмалары вәкилләре катнашты. Алар да изге эшкә теләктәшлек белдереп чыгышлар ясады.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20