Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Милли уен төрләре буенча җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Кичә, Россия көне уңаеннан, халыкларның уен-көлкеләренә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Уеннарда немецлар, греклар һәм керәшеннәр аеруча активлык күрсәтте.

Бәйгедә асылда Казанга килеп укучы студентлар ярышты. Шуларның берсе КХТИда укучы Носратилло Җораев. Ул шахмат ярышы буенча беренче урын алды һәм бәйгедә гадел хөкем итү булуын әйтте.

“Барысы да искиткеч. Мин болай булыр дип уйламаган да идем. Беркемне дә якламадылар, көндәшләр дә көчле иде. Мин үзем Таҗикстаннан килеп укыйм. Институтта мин өчле билгеләре алмыйм, активистмын. Хәзер мөселманнарның изге ае бара. Рамазанда мәчеткә йөрибез. Казанда барлык уңайлыклар да каралган,” – диде ул.

Грек милләтеннән булган Илья Анастасов ике бәйгедә катнашкан. Нарды уены буенча ярышта ул III урын, ә гер күтәрүдә I урын яулады.

“Ике җиңүем белән дә шат. Грекларны спорт сөюче, дип саныйм. Моны барлык кешеләр дә тарихтан беләләр. Казанда мондый ярышлар уздыру күңелгә рәхәтлек бирә,” – диде җиңүче.

Беренче урынны алучылар исемлеге: Нарды – Магда Манташашвили (грузин), шахмат – Носратилло Җораев (таҗык), өстәл теннисы хатын-кызлар – Анна Таныгинна (мари), ир-атлар – Эдуард Трофимов (керәшен), Гер күтәрү – Илья Анастасимов (грек), волейбол – Россия немецлары, мини-футбол – “Русдойч” командасы (Россия немецлары).

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20