Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2015

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк – Рөстәм Миңнеханов

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк – Рөстәм МиңнехановМилләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр килешлелеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XLIII утырышы кысаларында журналистлар белән сөйләшкән вакытында  белдерде. “Татарстан мисалында бу мөһим эш безнең парламент тарафыннан координацияләнә дип әйтә алам”, - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, теләсә кайсы субъектның үсеше милләтара мөнәсәбәтләр тирәсендәге вазгыятькә бәйле. “Безнең ил, шул исәптә Татарстан, - күп милләтле. Бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирү зарур. Татарстан парламентының төп роле – нәкъ менә шул мәсьәләләрне җайлау”, - диде ул.

Үз чиратында, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Минем өчен Ассоциация дәүләт башлыгы безнең алга куя торган мәсьәләләрне гамәлгә куюда мөһим таяныч булып тора. Бүген, җәмгыятьне борчыган четерекле темалар буенча мөһим карарлар кабул иткәндә, без тулысынча закон чыгаручыларга таянабыз, чөнки сайлап куелган депутатлар - халык белән элемтәдәге кешеләр, - диде ул. – Депутатлар халык фикерен белдергәндә, кагыйдә буларак, карарлар кабул итү өчен уртак фикергә киләбез. Бу очракта Ассоциация - коллегиаль орган, һәм безнең өчен аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве мөһим”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20