Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2015

Миңнеханов белән биш ел - бер Универсиада гына түгел...

Миңнеханов белән биш ел - бер Универсиада гына түгел...

25 март көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми рәвештә Президент вазифасына керешүенә төгәл 5 ел тулды. Шушы вакыт эчендә Татарстан нинди үзгәрешләр кичергән, халыкның тормыш-яшәеше ничек үзгәргән, республиканың Россиядә тоткан урыны нинди – бу язмабыз нәкъ менә шул хакта.


Билгеле булганча, соңгы биш ел эчендә Татарстанда аеруча зур үзгәрешләр булды һәм республика Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әверелде. Кайсы гына тармакны алма, республикабыз һәрвакыт алдынгы урыннарны тота.  Бу аңлашыла да, биредә икътисадның үсеше өчен барча мөмкинлекләр дә бар, кеше капиталына да без, башка регионнар белән чагыштырганда, баерак. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстан тулаем төбәк продукты буенча Россиядә 7нче урынны тота, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге күләме буенча – 3нче урында, сәнәгать җитештерүчәнлеге һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 5нче урында. Төзелеш буенча ул – 6, ә торакны гамәлгә кертү буенча 8нче урынны алып тора.

Чит илләргә сәфәрләр нәтиҗәле

Билгеле булганча, Татарстан тышкы икътисади эшчәнлектә дә актив катнаша. Тышкы сәүдә әйләнеше күләмнәре буенча ул Россиядә 5нче урында тора, ә Идел буе федераль округында исә беренчелекне били. Әлбәттә, тышкы икътисади вәзгыять һәм санкцияләр кертү республиканың тышкы сәүдә әйләнешенә тискәре тәэсир ясады: әлеге күрсәткеч 2014 елда 2013 ел белән чагыштырганда 18,2 миллиард сумга кимеде һәм 4,4 миллиард доллар тәшкил итте.

Шулай да, Татарстан бирешми – тышкы сәүдә әйләнешен яхшыртуның яңадан-яңа юлларын эзли. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстан 142 ил белән хезмәттәшлек итә. Әлеге илләрнең 119ына Татарстан товарлары җибәрелә, 103 илдән продукция республикага кертелә.

Инвестицияләргә килгәндә, 2014 елда республика икътисадына һәм социаль тармакка барлыгы 542,8 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән. Шул рәвешле, республиканың тулаем төбәк продуктына кертелгән инвестицияләр күләме 33,3 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткечләргә ирешү бер дә җиңел түгел, билгеле Рөстәм Миңнехановның Татарстанда инновацион үсешкә аеруча зур игътибар бирүе, чит илләрдән кайтып кермәве нәтиҗәсендә генә инвесторлар саны артканнан-арта. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: бу өлкәне үстерүнең төп максаты – җирле продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, фәнни-техник уңышлардан нәтиҗәле файдалану һәм социаль-икътисади бурычларны хәл итү. Бу тармакта аеруча әһәмиятле ике проект бар: “Алабуга”  һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналары. Чит ил инвесторларын нәкъ менә әлеге мәйданнар аеруча кызыксындыра да инде...



Ил күләмендә дә билгеле шәхес

Рөстәм Миңнеханов – федераль дәрәҗәдә дә шактый билгеле шәхес. Аның эшчәнлеген Россия җитәкчелеге югары бәяли. Алар республиканы башка төбәкләр өчен әледән-әле үрнәк итеп куя, федераль дәрәҗәдәге проектларның да күбесе беренчеләрдән булып нәкъ менә Татарстанда тормышка ашырыла башлый. Федераль үзәктә Татарстан лидерының тәкъдимнәренә колак салалар, җитәкчеләр өчен теге яки бу мәсьәлә буенча Рөстәм Миңнехановның фикерен ишетү бик мөһим. Менә шушы сыйфатлар аны башка төбәк җитәкчеләреннән бер баскычка өстен куя да инде.

Татарстан Президенты Россия җитәкчелегенә федераль яктан әһәмиятле булган бурычларны тормышка ашырырга да ярдәм итә. Мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның Кырым Республикасының Россия составына керү чорындагы эшчәнлеген генә алыйк. Әлеге тарихи вакыйгада Татарстанның роле зур булды. Республика Кырымның Бакчасарай районында социаль-икътисади үсешне тәэмин итү эшчәнлеген үз өстенә алды. Рөстәм Миңнеханов Кырымга күп тапкырлар эшлекле сәфәр кылды. Кырым делегациясе дә Татарстанда булып, республика тәҗрибәсе белән танышты. Шул рәвешле, 2014 елның ноябрь аенда  Кырым белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Татарстан Президенты Указы белән Кырымда Татарстанның даими вәкиллеге ачылды, “Татарстан-Кырым” сәүдә үзәге оештырылды, Казанда Кырым татарларының “Кырым” иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге ачылды. Шунысы мөһим: әлеге хезмәттәшлек хәзер дә дәвам итә. Татарстан Кырымга ярдәм итүнең яңадан-яңа ысулларын эзли, бу эшкә аеруча зур игътибар биреп эшли.

Халык турында кайгыртып...

Шулай да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиянең башка төбәк җитәкчеләреннән төп аермасы – республикада гомер итүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны иң мөһим бурычлар рәтенә куюыдыр, мөгаен. Ул һәрвакыт татарстанлыларга якын булырга тырыша, үз эшчәнлеген халыкка җиткерү, хакимият вәкилләре тарафыннан кылынган хезмәтне үтә-күренмәле итүгә зур көч куя.

Билгеле булганча, 2014 елда Татарстанда барлыгы 25 дәүләт программасы тормышка ашырылды. Моннан тыш, ел дәвамында өстәмә 2 программа гамәлгә керде. Алар 2015 елда финанслана башлады. Квартал саен ясала торган мониторинг мәгълүматларына караганда, дәүләт программаларын финанслауның факттагы күләме 199,1 миллиард сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: әлеге программаларның күбесе – социаль юнәлешле. Аларның берничәсенә тукталыйк.

2013 елда Татарстанда авария хәлендәге торак йортларны бетерүгә юнәлдерелгән махсус программа тормышка ашырыла башлады. Әлеге карар нигезендә республиканың тузган хәлдәге 1687 йортында гомер итүче татарстанлылар яңа йортларга күчерелергә тиеш булды. Әгәр 2013 елда барлыгы 12,3 мең кеше авария хәлендәге йортлары белән хушлашса, 2014 елда андыйлар саны 15,7 меңгә җитте. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, агымдагы елның 31 декабренә әлеге эшчәнлек тулысынча төгәлләнергә тиеш.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Әлеге программа 2008 елда ук гамәлгә керүгә карамастан, соңгы елларда бу өлкәдә аеруча зур уңышларга ирешелде. Татарстан лидеры торак фондын саклау, торгызу һәм аның сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирә. Шулай да иң мөһим максат – әлеге йортларда гомер итүчеләргә яшәү өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыру. Мәсәлән, 2014 ел нәтиҗәләрен генә алыйк. Узган ел әлеге программа кысаларында барлыгы 816 күпкатлы йорт төзекләндерелгән, шул рәвешле 207,2 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.

Россия өчен дә үрнәк төбәк

Рөстәм Миңнеханов авыл халкы турында да онытмый. Аларның сәламәтлеген саклау – иң мөһим максатларның берсе буларак карала. Шуңа күрә 2012 елда Татарстан районнарында бер-бер артлы фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла башлады. 2012-2014 елларда барлыгы 233 шундый сәламәтлек саклау пунктының файдалануга тапшырылганлыгы билгеле. Бу эшчәнлек быел да дәвам итә. 2015 елда барлыгы 60 фельдшер-акушерлык пунктын гамәлгә кертергә планлаштыралар.

Саный китсәң, әлеге төр программалар турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин булыр иде. Аларның һәрберсе Татарстанда гомер итүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны күздә тотып башкарыла. Өстәвенә, республикада халыкка социаль ярдәм күрсәтү системасы да шактый уңышлы эшли. Соңгы 4 ел эчендә әлеге системаны финанслау күләменең 9,4 миллиард сумнан 14 миллиард сумга кадәр җиткәнлеге билгеле. 2014 елда гына да Татарстанда яшәүче 1,72 миллион кеше социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителгән.

Татарстан халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иң мөһим проектларның берсе “Электрон Хөкүмәт” системасын эшләү булгандыр, мөгаен. Әлеге хезмәт халыкка төрле түләүләрне өйдән чыкмый гына, ягъни интернет аша башкару мөмкинлеге бирде. “IT-чемпион” конкурсы исә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар санын бермәбер арттырды. Шунысы мөһим: әлеге проектны тормышка ашыруда Татарстан Россия Хөүкмәтен дә уздырды. Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров бу турыда әледән-әле искәртеп тора.



Рөстәм Миңнехановның инаугурация вакытында биргән анты:

Татарстан Республикасы халкына тугрылыклы итеп хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын, Татарстан Республикасы дәүләт суверенлыгын сакларга, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы кануннарын үтәргә, миңа тапшырылган Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның президентлык иткән чорындагы иң зур вакыйга 2013 елда узган Җәйге Универсиада уеннары булгандыр, мөгаен. Президентыбыз әлеге халыкара чараны уңышлы уздырып җибәрүгә бик зур көч куйды. Нәтиҗәдә, башкалабыз Казан берничә ел эчендә Россиянең иң матур, иң төзек шәһәрләренең берсенә әверелде. Универсиада кунаклары биредәге матурлыкны, кунакчыллыкны күреп, “аһ” итте. Спортчылар һәм FISU җитәкчелеге исә Универсиада уеннарының югары дәрәҗәдә оештырылган булуын ассызыклады.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20