Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Миңнеханов, Мөхаммәтшин һәм Песошин Сергей Солонинның блокчейн турында лекциясен тыңлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук республиканың министрлык һәм идарә җитәкчеләре «КИВИ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Солонинның яңа финанс мохите бүленеше буларак блокчейн турында лекциясен тыңлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Солонин сүзләре буенча, Татарстан һәм «КИВИ» компаниясе арасында яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе булдырылган. Ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасында туган идея — яңа финанс инструмент — «Совесть» соңрак түләү картасын гамәлгә ашыру турында искә төшерде.

Лекциядә мәгълүматларны саклау буенча яңа технология — мәгълүматларны үзгәртергә һәм урларга мөмкинлек бирми торган блокчейн турында сүз барды. Сергей Солонин инновацион системаның эшләү үзенчәлекләре, аның өстенлеге һәм үсеше хакында сөйләде.

«Соңгы ярты елда әлеге проектны башлап җибәрү һәм республикада мәгълүмати технология дәрәҗәсендә эшләүче „Совесть“ картасын тормышка ашыра алуны күзәтү кызык булды», — дип белдерде Солонин.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!