Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2016

Миңнеханов Путинга "КАМАЗ"дагы яңалыклар һәм WorldSkillsка әзерлек турында сөйләде

Миңнеханов Путинга "КАМАЗ"дагы яңалыклар һәм WorldSkillsка әзерлек турында сөйләде Кичә "Ново-Огорево"да "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Күзәтүчеләр советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга перспективалы проектлар турында бәян итте, дип хәбәр итә РФ Президенты матбугат хезмәте.

Миңнеханов үз чыгышында өч проектка игътибар юнәлтте. Аерым алганда, "Автонет" - пилотсыз автомобиль проекты. Аны "КАМАЗ" һәм тиздән "Иннополис" резиденты булачак Россия компаниясе гамәлгә ашыра. "Әлеге барлык эшләр "КАМАЗ" һәм шушы компания акчаларына башкарыла. Бюджетта, Сезнең кушу буенча, акчалар каралган. Бүлү федераль тармак министрлыклары аша башкарылса, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде", - дигән теләген җиткерде Р.Миңнеханов.

"КАМАЗ" турында сөйләгәндә, ТР Президенты Россия Президенты икенче тапкыр автогигантка килгән вакытта, аңа "бина һәм корылмаларны түгел, ә андагы технологияләрне" күрсәтергә теләвен билгеләп үтте. "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" инструкторлар тәкъдим итте, алар безнең 18 кешене өйрәтте һәм алар бөтенләй башка технологияләр буенча эшли. 400ләп бала анда. Бу теманы да "КАМАЗ" үз контролендә тота. Без бу эшкә вузлар һәм зур компанияләрне җәлеп итәргә телибез. Шундый икенче балалар технопаркын без быел Иннополис мәйданчыгында ачарга телибез, алар берничә булыр дип уйлыйм", - диде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында 2019 елда Казанда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек кысаларында федераль ярдәм күрсәтелүен сорады. "Эшләр бара, без бу бурычны үти алабыз. Әмма үткәрү генә түгел, ә җиңү дә мөһим бит. Шуңа да безгә төбәкра әзерлек үзәкләре кирәк. Безгә IT бнәлеше буенча йөкләмә бирелде, кемгәдер - машина төзелеше буенча, әмма алар бар да акча таләп итә. Без моңа әзер, әмма федераль ярдәмнән башка бу бурычны хәл итә алмыйбыз".

Сөйләшү азагында Владимир Путин "Дакар"да катнашучы "КАМАЗ-Мастер" командасы узышчыларының кәефләре белән кызыксынды һәм аларга уңышлар теләде.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20