Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Мини-футбол буенча “Шәриф-Рамадан” республика турниры үткәрелә

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, 4-5 июнь көннәрендә мини-футбол буенча “Шәриф-Рамадан” республика турниры үткәрелә. Турнир Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге, Казанның Мәрҗани мәчете белән берлектә, Казан югары команда танк училищесы, башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре ярдәме белән уздырыла.

Аерым алганда, Казан югары команда танк училищесында (Оренбург тракты, 9нчы йорт) 4 июньдә сайлап алу һәм төркем матчлары уздырыла, 5 июньдә – ярымфинал һәм финал уеннары. Командалар 2 яшь категориясе буенча бүленәчәк: 18 яшькәчә; 19 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр.

Ахырда “Шәриф Рамадан” турнирының иң яхшы уенчыларының символик җыелма командасын булдыру күздә тотыла. Ул хәйрия матчында Казан шәһәре имамнары командасы белән көч сынашачак.

Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20