Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
07.11.2017

Министрлык алдында биргән вәгъдәләрен үтәмәгән районнар белән “Туган җир” таныштыра

Сишәмбе «Туган җир» тапшыруы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге еллык эш нәтиҗәләре белән таныштыра. Кайсы районнарның министрлык алдында биргән вәгъдәләрен үтәмәвен тапшыруны карап белегез.

Узган атнада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексының яшь эшчеләре белән очрашты. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә яшь белгечләрнең тартылмавы кичәге проблема гына түгел һәм министрлык килеп туган сорауларны эшчеләр белән очрашуда ачыкларга омтылды. Тәҗрибә уртаклашу һәр ике якка файдага гына булды дип ышанасы килә.

Берьюлы унлаган районнар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында биргән вәгъдәләрен үтәмиләр. Мондый җавапсызлыкның сәбәбе нинди һәм куелган бурычлар кайчан үтәлер? Бу хакта «Туган җир» тапшыруы хәбәрчеләре тулырак белешеп кайтты. Яшел Үзән районының сөт җитештерү эшчәнлеге белән махсус сюжетта танышырга мөмкин.

Терлекчелек буенча елның беренче нәтиҗәләрен барлар вакыт килеп җитте. Тугыз ай дәвамында республикада нинди саннар булган һәм аларның күрсәткечләре авыл хуҗалыгының кайсы сәбәпләренә бәйле? Елның дүрттән өч өлешенә авыл хуҗалыгы белгечләре нәтиҗә ясый.

Кызыклы сорауларга җавапларны һәм җавап эзләгән сорауларга кирәкле юлны авыл хуҗалыгы тармагын даими яктыртып килгән «Туган җир» тапшыруы күрсәтә. Тапшыруны сишәмбе, 7 нче ноябрь, 10:50 сәгатьтә карагыз. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
КОС сила традиций