Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2016

Минск мэры Андрей Шорец татарларның милли бәйрәмендә кунак булган

 Беларусь башкаласы Минск шәһәрендә бәйрәм ителгән “Күпмилләтле Россия көне” кысаларында Сабан туе дә узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Чишмә” җәмгыяте әгъзасы, Минскта яшәүче татар теле укытучысы Мәдинә Касимова-Лумпова хәбәр итте.




Бүген Беларусь республикасы Россиядәге милләтләрнең мәдәниятенә багышланган “Күпмилләтле Россия көне”н билгеләп үтә. Шул уңайдан Беларусь республикасы милли мәдәниятләре үзәгенә кергән иҗат коллективлары шәһәрнең Югары өлешендә күңел ачу чараларын оештырган. Минскидагы “Чишмә” башкорт һәм татар мәдәнияте җәмгыяте татар халкының милли бәйрәме Сабан туен күрсәткән. 2008нче елдан бирле бу җәмгыятьнең рәисе булып Эльвира Левшевич эшли.



Бәйрәм Минск шәһәр башкарма комитеты, Беларусь республикасы милли мәдәниятләре үзәге, Россия ватандашлары координацион советы һәм Россия Федерациясе илчелеге тарафыннан финансланган. Сабантуй программасын “Чишмә” җәмгыяте һәм Татарстан республикасы хөкүмәтләре бергә әзерләгән.
Минск татарлары Сабан туе программасына бу бәйрәмгә хас булган милли йолаларны керткәннәр. “Бәйрәмгә җыелган кунаклар көянтә-чиләк белән дә йөгереште, капчык киеп тә сикереште, милли көрәшне дә күзәтте. Татар җыр-биюләрен дә күрсәттек. Минскида эшләп килүче “Ләйсән” ансамбле, җырчы Фәридә Капитонова чыгыш ясадылар. Милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Сабан туебызга Минск мэры Андрей Шорец та килеп китте, безнең чыгышларны күзәтте, татарларга рәхмәтләрен җиткерде”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәдинә Касимова-Лумпова.
Бәйрәмдә Татарстан кунаклары – Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова һәм Татарстанның атказанган артисты Илсаф чыгыш ясаганнар.
Татар җәмгыятеннән тыш, «Күпмилләтле Россия көне”ндә атлы казакларның иҗат коллективы, “Хамар-Ял” чуваш фольклор төркеме, Минскида яшүче дагстанлылар, башкортлар тарафыннан оештырылган иҗат коллективлары үзләренең милли мәдәниятләрен тәкъдим иткәннәр. Бәйрәмдә катнашучы һәр халык милли ризыкларын әзерләп, кунакларга авыз иттергән.

(Фотоларда – Минск Сабан туеннан күренешләр; Минск башкорт һәм татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина (сулда) һәм Мәдинә Касимова-Лумпова.
Мәдинә Касимова-Лумпова фотолары)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20