Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.07.2016

Минтимер Шәймиев Барлык диннәр гыйбәдәтханәсендә булды

Минтимер Шәймиев Барлык диннәр гыйбәдәтханәсендә булдыТатарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Уракчы бистәсендә Барлык диннәр гыйбәдәтханәсендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук ТР башкаласының күпсанлы туристлары һәм кунаклары өчен дә зур кызыксыну уяткан гыйбадәтханә ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.

Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе (Бөтен галәм гыйбәдәтханәсе) төрле диннәр вәкилләренең һәм халыкларның туганлыгын һәм татулыгын чынга ашыручы уникаль архитектура комплексы булып тора. Автор уйлавынча, бу мәгърифәтчелек эшләре алып баручы, яшьләргә эстетик тәрбия бирүче мәдәни үзәк буларак төзелгән.

Илдар Ханов Бөтен галәм гыйбәдәтханәсе төзелешен 1970 нче елларда, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлагач, әти-әнисенең агач йорты янында төзи башлаган һәм гомеренең соңгы көненә кадәр төзегән.

Минтимер Шәймиев республика хакимиятенең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре белән бергә бинаның архитектурасы белән танышты, картина галереясындә, тамашачылар һәм күргәзмә залларында, китапханәдә һәм Илдар Хановның остаханәсендә булды. Бина интерьерлары Илдар Халиков , Россиянең һәм Татарстанның танылган рәссамнары ясаган монументаль сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен бизи.

Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, соңгы вакытта Татарстанның мәдәният һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Барлык диннәр гыйбәдәтханәсенең язмышы өчен борчылуларын белдерәләр.

Шулай итеп, ТР Мәдәният министрлыгына танылган һәм абруйлы экспертлар белән Бөтен галәм гыйбәдәтханәсенә сәнгать-мәдәни һәм архитектура кыйммәтен билгеләргә йөкләнде.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20