Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Минтимер Шәймиев "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивалендә булды

Минтимер Шәймиев "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивалендә булды  Бүген Болгар тарихи-археологик комплексында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале тантаналы рәвештә аылды. Бирегә Россиянең 30 төбәге, Беларусь, Украина һәм Израильдән йөзләгән тарихи реконструкцияләрне яратучылар җыелган. Россия туроператорлары фестивальгә Ярославль, Рыбинск, Тутаево, Кострома, Иваново, Курск, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм илнең башка шәһәрләреннән махсус турлар оештырган. Фестивальнең максаты -  XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби коралларны реконструкцияләү.

"Бөек Болгар" тарихи фестивале беренче тапкыр 2014 елда оештырылды.  Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, "Яңарыш" республика фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыны Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Валиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.

Борынгы Идел Болгары җиренә аяк баскан кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев: "Былтыр фестивальгә нигез салынды, хәзер ул көч туплый, җәлеп итүчәнгә әверелә һәм сезнең өчен бөтен шартлар тудырылуга бернинди шик тә юк, чөнки бу соңгы елларда без алып барган эшләрнең дәвамы булып тора. Без республикабызның ике тарихи шәһәре - федераль дәрәҗәдәге һәйкәлләр - Болгар белән Зөяне торгызабыз. Әлеге тарихи урыннарда ни генә эшләсәк тә, бу безнең күп милләтле халкыбызга һәм бу тарихи урыннарга килгән кешеләргә ошасын дип эшлибез. Белгәнегезчә, Болгар Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелде. Тарихи объектлар торгызылган вакытта тарихчы, археолог, реставратор һәм башка галим һәм белгечләрнең роле бик зур. Әмма,  борынгы чор вакыйгаларын реконструкцияләү белән шөгыльләнеп, сез башкарган эшләр алар хезмәтеннән аерыла һәм безнең мирасны саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру эшендә аның үз урыны бар", - диде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бүгенге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм сабырлык, түземлек теләде. Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үз чыгышында Минтимер Шәймиевкә фестивальгә теләктәшлек иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук оештыручылар командасы, бигрәк тә волонтерларга рәхмәт белдерде. 

Бу ярышларда Татарстан данын тарихи клубларның берләшкән командасы яклый. Аның составында  - 19-30 яшьлек 24 кеше. Команда Алтын Урда чоры киемнәреннән һәм шушы чор кораллары белән коралланган. Россия җыелмасы «Россия-1», «Россия-3» командалары - тарихи урта гасырлар сугыш буенча хәзерге дөнья чемпионнарыннан тора.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20