Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Минтимер Шәймиев белән Александр Калягин театр сәнгатен үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТР Театр әһелләре берлегенең VII хисап-сайлау корылтаенда катнашу өчен Казанга килгән Россия театр әһелләре берлеге рәисе, Мәскәүнең «Et Сetera» театрының сәнгать җитәкчесе, РФның халык артисты Александр Калягин  белән очрашты.

"Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев кунакка федераль дәрәҗәдәге "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" проектын тәкъдим итте, соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Ул Александр Калягинга тиздән Болгарда Ак мәчет артында Болгар ислам академиясе бинасы төзелә башлаячагы турында хәбәр итте. Шул ук вакытта Казанда Изге ана Казан иконасы соборын төзекләндерү буенча эшләр башланачак. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2 объект буенча указ имзаланды.

Александр Калягин билгеләп үткәнчә, 2010 елда узган очрашу барышында Минтимер Шәймиев аны Болгарны һәм Зөяне торгызу проекты белән таныштырган. "Мин сезнең планнарның уңышлы тормышка ашуына бик шат", - дип белдерде ул һәм әлеге тарихи урыннарга җәй көне барырга вәгъдә бирде. Александр Калягин Минтимер Шәймиевка очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Мин сезне үземнең дустым саныйм, бик яратам һәм хөрмәт итәм", - диде ул.

Минтимер Шәймиев белән Александр Калягин республика һәм илдә театр сәнгатен үстерүнең заманча тенденцияләре турындагы фикерләре белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20