Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2016

Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды. Визит кысаларында, ул ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашында күчмә киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмә Ак мәчет артындагы Ислам академиясе төзелеше мәйданчыгында башланды, монда булачак бинаның нигезен салу буенча эшләр бара. Подряд оешмасы – “Грань” ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов Минтимер Шәймиевкә төзелеш эшләре барышы турында сөйләгән. Искәртеп узабыз, күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча “Яңарыш” фонды уставына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, Болгар һәм Свияжскиның тарихи һәйкәлләрен торгызудан тыш, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясе төзелеше кебек эшләр билгеләнгән. Агымдагы елның 29 нчы апрелендә фондның попечительләр советында аларның проектлары тәкъдим ителгән.

“Яңарыш” фондының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәр ел саен уздырыла торган “Изге Болгар җыены”на әзерлек турында сүз алып барган. Быел ул 21 майда, 922 нче елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнендә уздырылачак. “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгар ислам академиясе төзелеше буенча төп эшләр башлап җибәреләчәк. Бүген җыенны уздыру буенча кайбер оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Алга таба киңәшмә “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше урынында дәвам итте. Хәзерге вакытта бинаның каркасы төзелгән. Киңәшмәдә катнашучылар бинаның катлары буенча йөреп, “Кол Гали” комплексы каршындагы Идел елгасы күренеше белән хозурланган. Комплексны 2017 елның җәенә төзеп бетерү планлаштырыла.

Минтимер Шәймиев һәм аны озата баручы затлар, шулай ук, Идел елгасы яр буенда булган, анда елга вокзалы һәм Болгар цивилизациясе музее белән янәшә ачык һавада төрки-татар язмалары тарихына багышланган экспозиция барлыкка киләчәк. А. Халиков исемендәге ТР Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Дәүләт Киңәшчесенә экспозицияне җәелдерү буенча башкарылган эшләрне күрсәткән.

Идел елгасы яры буенда, шулай ук, сквер һәм Болгар шәһәрлегенең тарихи өлеше – Хан сараена алып баручы “Хан сукмагы” дип аталган җәяүлеләр юлын булдыру буенча эшләр бара.

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, хәзерге вакытта Болгарда барлык яңа объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты белән килешенеп төзелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20