Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.11.2015

Минтимер Шәймиев Екатеринбургта Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты

 Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиядә беренче президент үзәге - Екатеринбургта Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашты.

Президент үзәген ачуга 500дән артык кеше: Борис Ельцин белән эшләгән ил җитәкчеләре, дәүләт лидерлары, танылган сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре,  журналистлар чакырылган. Россиянең беренче президентын якыннан белгән кешеләр - аның курсташлары, президент командасы әгъзалары, туганнары да килгән.

Ельцин үзәгенә 90нчы елларда Белоруссия һәм Украинаны җитәкләгән Станислав Шушкевич һәм Леонид Кучма да килгән иде. Кунаклар арасында Геннадий Бурбулис, Андрей Нечаев, Эдуард Россель, Михаил Швыдкой, Евгений Ройзман, Александр Волошин, Игорь Сечин, Анатолий Чубайс, Ирина Хакамада, Артур Чилингаров, Владимир Познер, Светлана Сорокина, Георгий Франгулян, Андрей Смирнов, Андрей Макаревич, Ирина Ясина һәм башкалар да бар иде. 

Россия Президенты Влдаимир Путин һәм РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында рәсми ачылыш үзәк белән танышудан башланды. Музей буенча экскурсияне Борис Ельцинның кызы Татьяна Юмашева үткәрде.

Экскурсия тәмамлангач Владимир Путин "бу үзәк - Ельцин гына түгел, ә чорның чагылышы да..." диде. "Без тарихка сак карарга өйрәнәбез... Хаталар да, гаҗәеп җиңүләр дә булды. Горурланырга һәм гыйбрәт алырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул

"Борис Ельцин кебек Президент яңа Россиягә кирәк иде", - дип өстәде үз чиратында Дмитрий Медведев.

Аннары Наина Ельцина сүз алды. Ул үзәкне төзүчеләргә рәхмәт әйтте һәм ул илнең һәм Екатеринбургның әһәмитяле мәдәни-тарихи объектлы булыр, дигән ышаныч белдерде.

Үзәктә архив, китапханә, мәгариф һәм балалар үзәкләре, күргәзмә заллары бар, диелгән үзәкнең сайтында.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20