Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.09.2015

Минтимер Шәймиев газ сәнәгате хезмәтенең атказанган ветераны Борис Посягинга бүләк тапшырды

 Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Борис Посягинга республика дәүләт бүләге "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.

Борис Сергеевич Посягин – газ тармагында 48 ел эшләгән газ сәнәгате хезмәте атказанган ветераны. Ул 20 елдан артык, 2014 елга кадәр "Газпром" Үзәк производство-диспетчер департаментын җитәкләгән. "Газпром" ҖАҖ Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек алып барсын өчен зур өлеш керткән.

Бүләкләү тантанасы «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ нең төп бинасы актлар залында узды. Бүген анда "Газпром" ҖАҖ бүлендек җәмгыятьләренең диспетчерлык хезмәтләре Х киңәшмәсе башланды.

Киңәшмә алдыннан «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков Татарстанның беренче Президентына сүз бирде. Минтимер Шәймиев сәламләү чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны "танылган "Газпром" корабленең штурманнары" дип атады. "Сез барсын да үзегез эшлисез, табасыз, төзисез, аннары идарә дә итәсез, кешеләрнең көндәлек, секундлык ихтыяҗларын канәгатьләндерәсез. Барысын да вакытында эшләү зарур. Кулланучы, өзлексез аларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итсен өчен нинди хезмәт, нинди түземлек, нинди интеллект кирәген белергә тиеш түгел. Сезнең җаваплы хезмәтегез үз эшегезгә тугры булуны таләп итә", - дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев Борис Посягинга "Фидакарь хезмәте өчен" бүләген тапшырып: "Ул үрнәк кеше, бу тармакның тарихи затларының берсе. 50 елга якын бу тармакка хезмәт итә, җаваплы участокны җитәкли, хөрмәткә лаеклы булып кала - менә бу тормыш, бу матур", - диде.

Борис Посягин Татарстан җитәкчелегенә игътибар һәм хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев шулай ук "Газпром" ААҖ Үзәк производство-диспетчер департаментының хәзерге җитәкчесе Сергей Панкратовка "Татарстан Республикасының атказанган газовигы" мактаулы исеме күкрәк билгесен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20