Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2016

Минтимер Шәймиев: "Гражданнар сугышы музее - дәрәҗәсе һәм эчтәлеге буенча иң яхшыларның берсе"

Бүген Зөядә Гражданнар сугышы музее ачылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев яңа музейны карады һәм аны, иң яхшыларның берсе, дип атады.

Гражданнар сугышы музее - дәрәҗәсе һәм эчтәлеге буенча иң яхшыларның берсе", - дип  хис-кичерешләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.

"Хәл ителмәгән низагларның мәгънәсен, ни өчен теге яки бу сугыш, революция булганын дөрес аңлау зарур, дип билгеләп үтте ул. "Мин хәтта биредә гражданнар сугышы тарихы буенча дәресләр үткәрергә мөмкин булыр иде дигән фикергә килдем, - белгечләр ничек булганын сөйләр иде. Биредә ул вакыттагы документлар бик күп. Мин сокланам!"- диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. - Искиткеч иҗади эш. Иң мөһиме, аны безнең белгечләр эшли".

"Зөядә һәр музей - бик эчтәлекле. Без тәҗрибә туплыйбыз, үзгәрәбез, үсәбез", - дип ассызыклады М.Шәймиев. аның сүзләренчә, моңа яңа музей дәлил булып тора.
Тиздән Зөядә тагын бер музей - агач археологиясе музее ачылачак. Шәймиев билгеләп үткәнчә, ул үзенчәлекле архитектуралы булачак.

"Яңадан торгызыла торган объектлар җәлеп итә торган булырга тиеш. Безнең бурыч - кунакларга тиешле шартлар булдыру", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

"Эш күп. Без Россиядә бердәнбер Болгар ислам академиясен төзүгә алындык", - дип искәртте М.Шәймиев. 21 майда төзелеш урынына истәлекле таш салыначак. Моннан тыш,Казанда Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак.

"Замана авыр, чыгымнар зур. Барысы да яхшы булганда, мөгаен, ул кадәр көч таләп ителмәс иде, ул омтылыш, ул рухи халәт түгел. Авыр вакытта шундый зур эшләр башкаруыбыз, хәзерге һәм киләчәк буын өчен тагын да зур кыйммәткә ия булачак", - дип ышана Минтимер Шәймиев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20