Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2016

Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдагача» күргәзмәсендә булды

ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев агымдагы елның февралендә Туп сарае музеенда ачылган «Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдагача» күргәзмәсендә булды. Экспозициядә - Краснодарск краеның Шабанов халык музее җыелмасыннан кораллар, билбаулар, купшы итеп бизәлгән ат кирәк-яраклары, хәрби көнкүреш походы, бизәнү әйберләре, эш кораллары.

Экскурсияне, коллекционер Андрей Мишенькин катнашында, күргәзмәнең фәнни җитәкчесе,ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты баш фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов алып барды.

"Күргәзмә музей, тарих, шулай ук сәяси күзлектән дә кызыклы. Ул безнең илкүләм төп идеябез - патриотизмга этәргеч бирә дип саныйбыз. Ул барыбызны да бергә тота. Әлегә безне уртак үткәнебез, уртак киләчәгебез бар. Фән күзлегеннән, без Көнчыгыш Европаның барлык тарихын күрә алабыз һәм бронза дәвереннән урта гасырга Алтын Урдага кадәр зур дөньяви вакыйгаларны күзаллый алабыз", - дип билгеләп үтте Искәндәр Измайлов. Нигездә, барлык экспонатлар Кавказ сырты тау итәгендә Кубань елгасы бассейнында җыелган. Бу төбәк борынгыдан цивилизация үсеше һәм күп халыклар формалашу үзәге булган.

Күргәзмәдә шулай ук Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чехиянең Масарик исемендәге Сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Валерий Блохинның график картиналары, Александр Бочкаревның сугышчылар сыннары тәкъдим ителгән.

ТР Дәүләт Киңәшчесе күргәзмәгә югары бәяләде, теләсә нинди яшьтәгеләр өчен мавыктыргыч һәм кызыклы, диде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Минтимер Шәймиевне Туп сарае музее бинасы белән таныштырды. Иң элек XVIII гасырда биредә металл кою цехы урнашкан, соңрак - офицерлар өчен торак, солдатлар ашханәсе. 2014 елда бинаны реставрацияләгәч, биредә күргәзмә проектлары чынга ашырыла, музей экспозициясе оештырыла башлады.

Минтимер Шәймиевкә бинаның эчке архитектурасы һәм иркен галереясы ошады, биредә, күргәзмәләрдән тыш, төрле чаралар да үткәрергә мөмкин.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20