Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Федерация Советы утырышында чыгыш ясады

Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Федерация Советы утырышында чыгыш ясадыМәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советының 374 нче утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев доклад белән чыгыш ясады. Ул Федерация Советы әгъзаларына Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын торгызу буенча тәҗрибәсе турында сөйләде.

“Без Минтимер Шәрип улы Шәймиевне Россиянең абруйлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак яхшы беләбез, - диде РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевне трибунага чакырып. – Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендә республиканың нинди көчле үсеш алганын без беләбез. Һәм бүген дә Татарстан Республикасы икътисадый, социаль, инфраструктура, инвестицион үсеш өлкәләрендә алдынгылардан санала. Җиде ел дәвамында Минтимер Шәймиев Федерация Советы әгъзасы булды”, - диде ул.

Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең уникаль мирасларын яңадан торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” республика фондының оештырылуы турында җентекләп сөйләде. Ул узган ел Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен искә төшерде.  “Хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү өчен әзерлибез. Бу юл озын, катлаулы, авыр. Дөнья зур, бу исемлеккә керергә теләүчеләр бик күп”, - диде Минтимер Шәймиев.

Гомумән, кеше һәм җәмгыятьнең рухи яңаруы, шул исәптән тарихи-мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызуга килсәк, - бу иң катлаулысы. “Ләкин аның белән шөгыльләнергә кирәк. Бервакытта да кичектерергә ярамый. Мин моңа инандым”,- дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Ул тарихи мирасны яңадан торгызуга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде, төп меценатларның исемнәрен атады. Шулай ук ул тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу Татарстанга туристларның килүенә ярдәм итүен белдерде. Узган ел Болгарда 280 мең, Зөядә 180 мең, ә Казан Кремлендә 1,5 млн. кеше булган.

Чыгыш тәмамланганнан соң, Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының югары бүләге - “Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесен тапшырды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20