Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.12.2015

Минтимер Шәймиев "Россия - ислам дөньясы" төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты

Минтимер Шәймиев "Россия - ислам дөньясы" төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты  ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзалау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең 2006-2009 еллардагы эше турындагы хатирәләрдән башланды. Ул вакытта төркемнең рәистәшләре РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булган. Төркемнең эшен, хәзерге кебек үк, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов координацияләгән.

"Сезгә һәм Евгений Максимовичка мине ислам дөньясына алып кергән өчен чын күңелдән рәхмәтлемен", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев һәм Вениамин Попов Татарстан  Президенты рәислегендәге "Россия - ислам дөньясы" төркеменең яңартылган эшчәнлеге турында фикерләште, шулай ук хәзерге шартларда әлеге төркем алдында торган бурычлар хакында сөйләште.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20