Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.12.2015

Минтимер Шәймиев - Россиядә "Ел кешесе-2015" премиясе лауреталары арасында

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиядә "Ел кешесе-2015" премиясе лауреты булган. Бу хакта Казакъстанның РФтагы илчелеге сайтында хәбәр ителгән.

Шулай ук Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та "Ел кешесе-2015" премиясе лауреатлары арасында. Казакъстан лидеры "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән, дип хәбәр итә илчелекнең матбугат хезмәте.

Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган. Алар мәгълүматына караганда, Назарбаев бүләккә халыкара сәясәттәге  һәм Евразия икътисади берлеген ныгытудагы казанышлары өчен лаек дип табылган.

2015 елда премия лауретлары арасында - Белоруссия Президенты Александр Лукошенко, КХР рәисе Син Сциньпин, Куба Дәүләт Советы һәм Министрлар Советы Рәисе Рауль Кастро, Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл, академик Лео Бокерия, кинорежиссер Никита Михалков һәм башкалар бар, диелгән хәбәрдә.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20