Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам Рөстәм Габбасов күргәзмәсе белән танышты

 ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев скульптор һәм рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасовның күргәзмәсендә булды.

"Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә узучы күргәзмә рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышланган.

Рөстәм Габбасов Башкортстанда туган, Түбән Тагилда укыган, Пермь краенда яшәгән һәм эшләгән, әмма Казанны килеп күреп, аңа гашыйк булган һәм күчеп килергә карар иткән. Менә инде ун елдан артык ул КИТТУ-КХТИның Җиңел сәнгать, мода һәм дизайн институтында дизайн кафедрасында белем бирә.

Бүгенге көндә Габбасов республиканың әйдәп баручы скульпторларының берсе санала. Ул теләсә нинди материал: таш, агач, металл, боз белән дә оста эш итә. Аның эшләре Казан, Түбән Кама, Актаныш, Чистай мәйданнарын бизи. 2011 елда Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре күмелгән урында истәлек билгесе ачылган.

Минтимер Шәймиев авторның пейзажлары, жанрлы картиналары һәм скульптура эшләре белән танышты, аларның һәркайсы янында бик озак тукталып торды. Рөстәм Габбасов үз әсәрләренең эчтәлеге һәм аларны иҗат итү тарихы белән таныштырды.

Күргәзмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Россия ислам институты ректоры Рафыйк мөхәммәтшин һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озат йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20