Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2015

Минтимер Шәймиев Зөя һәм Болгарны данлаган балаларны бүләкләде

Татарстанның “Яңарыш” тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының биш еллыгы уңаеннан, әлеге фонд һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан агымдагы елда тәүге тапкыр оештырылган бәйгедә җиңүчеләрне 1 июньдә Казанга чакырулары очраклы түгел. Мәгълүм булганча, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне Казан Кремле территориясендә иртәдән балалар өчен күңелле бәйрәм чаралары гөрләде. Борынгы Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсемнәр һәм иншалар бәйгесендә катнашкан балалар да ул бәйрәмне тамаша кылды. Бүләкләү тантанасы исә Кремльдәге матур залларның берсендә үтте.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгегә Татарстанның 35 муниципаль районыннан мәктәп укучылары ясаган 321 рәсем кабул ителгән, ә 11 районнан урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары 28 рәсем җибәргән. Жюри “Болгар шәһәрчегенең тарихи-архитектура комплексы”, “Зөя утрау-шәһәрчеге мәдәни-табигый ландшафты” номинацияләрендә җиңүчеләрне кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә – 7-10, 11-14 һәм 15-18 яшьтәгеләр арасында билгеләде. Урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары аерым бүләкләнде. Җиңүчеләргә Дипломнар, ә аларның җитәкче мөгаллимнәренә Татарстан Дәүләт киңәшчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Иншаларны исә 14-18 яшьлек укучы балалар язган. Бәйгегә республиканың 39 муниципаль районыннан 186 инша килгән. Алар “Минем борынгы Болгарга сәяхәтем” һәм “Минем Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәтем” номинацияләрендә, ике яшь категориясендә – 7-9 сыйныфларда һәм 10-11 сыйныфларда укучы яшүсмерләр арасында бәяләнде. Рус һәм татар телләрендә язылган иншаларны жюри аерым бүләкләде.

Тантана узган көнне җиңүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә дә әзерләнгән иде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министры урынбасары Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов игътибарга тәкъдим ителгән хезмәтләрнең авторлары белән дә танышты.

Болгар һәм Зөя шәһәрчекләренә багышланган бәйге балаларда бу тарихи урыннар белән кызыксынуын арттырган, алар күбрәк белергә теләп, укытучыларга, китапларга, музейларга мөрәҗәгать иткән. Азнакайның Балалар сәнгать мәктәбе укучысы 10 яшьлек Энҗе Динмөхәммәтова үзенең “Зифа буйлы болгар кызы” дип аталган рәсеме өчен 3нче урынны алды. Болгар кызының гүзәллеген тасвирларга омтылып, ул илһам эзләп китаплар актарган. “Әле Болгарның үзен барып күргәнем юк, укып, фотосурәтләрдән, фильмнардан гына күзаллыйм. Кайчан да булса Болгарга барасым килә”, – ди Энҗе. Төсле карандашлар белән борынгы Болгар шәһәрчеге күренешен сурәтләгән Кама Тамагының Теньки авылы урта мәктәбе укучысы 10 яшьлек Алик Нематов исә инде ике тапкыр Болгарга сәяхәт кылган. Шуңа күрә ул борынгы хәрабәләрне үз күзе белән күргәч, аларны кәгазьгә төшерергә авыр булмады, ди.

Минтимер Шәймиев балаларны, аларның ата-аналарын, укытучыларын, тәрбиячеләрен Халыкара балаларны яклау көне һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә җиңүләре белән тәбрик итте. “Балалар – безнең киләчәгебез. Ата-аналар үз нарасыйлары өчен җан атып яши һәм бу шулай булырга тиеш тә. Әмма аларның көнкүрешен кайгырту гына җитми, үсеп килүче буынның күңеленә мәрхәмәтлелек чаткыларын салып, әхлаклылык сыйфатларын да тәрбияләргә онытырга ярамый. Җәмыятьтә үз урыныңны табу һәр чорда җиңел булмаган, яшәү – ул туктаусыз көрәш. Гомер юлында акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтү, балаларның тумыштан килгән сәләтен күреп, аны үстерү – ата-аналарның һәм дәүләтнең бурычы”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе бәйгегә балалар ясап җибәргән рәсемнәрнең һәм язган иншаларының барысын да зур кызыксыну белән карап, укып чыккан. “Соңгы елда Болгар шәһәрчеге Бөтендөнья мирасы буларак ЮНЕСКО исемлегенә керде. Иншалар, рәсемнәр өстендә балалар бик игътибарлы, күңелләрен биреп эшләгән, аларның эчтәлеге тетрәндерерлек, гасырларда калган тарихка хөрмәт белән караучы буын үсеп килә”, – дип куанычын белдерде Минтимер Шәймиев.

Рәсемнәрнең бер өлешен Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчеге музейларына тапшырды. Шулай ук бу тантанада “1 сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектында җиңгән 1 сыйныф укучылары да бүләкләнде.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20