Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2017

“Мир” кинотеатры Михаил Девятаев турындагы “Канатлы Казан” фильмын тәкъдим итә

Иртәгә, 13 июльдә, «Мир» кинотеатрында Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел булуга багышланган «Крылатая Казань» фильмының премьерасы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы эксперты Мария Макарова.

Әлеге фильм — үлемгә дучар ителеп тә, аңа буйсынырга теләмәгән гаҗәеп язмышлы кеше тарихын тасвирлый.

1945 елның 8 февралендә үзенең 10 ватандашы белән Германиянең Узедом утравындагы концлагерьдан качкан совет очучы-истребителенең исеме дөнья тарихында билгеле.
Башта — Заксенхаузен концлагерена, аннан соң Гитлер Германиясенең иң югары дәрәҗәдә сер астында тотыла торган Узедом утравына эләккәндә, аңа 26 яшь булган. Монда нацист рейхының яңа ракета кораллары — самолетлар, ФАУ-1, ФАУ-2 ракета корылмалары җитештерелә һәм сынау уза. Очучылар — Михаил Девятаев һәм бер төркем совет тоткыны — концлагерьдан 1945 елның 8 февралендә немец бомбардировищигына утырып качып котыла.

Әнвәр Габдрахмановның яңа фильмында халыкка әлегә кадәр билгеле булмаган тарихи кадрлар һәм вакыйгалар күрсәтеләчәк.
Тамашачылар бу кичтә, фильм караудан тыш, режиссер һәм фильм төшерү төркеме, Девятаевлар гаиләсе белән җанлы әңгәмә кора, музыка тыңлый ала. Башка көтелмәгән бүләкләр дә булачак.

Керү бушлай.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!