Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

“Мирас угы” мультсериалы интернетка чыкты

«Татармультфильм» анимация студиясе эшләгән тулы метражлы «Мирас угы» анимацион фильмын интернеттан карарга мөмкин. Мультсериалның тулы вариантын «Мирас угы» рәсми сайтында (www.стреланаследия.рф) һәм «Стрела Наследия» YouTube-каналында карап була, дип хәбәр итә «Татармультфильм» рәсми сайты. Мультфильмны татар һәм рус телләрендә карарга мөмкин.

Искәртеп үтәбез, мультфильм дәүләт финанс ярдәме белән төшерелгән.

Мультфильмның эчтәлеге буенча, төп геройлары Роман белән Зөләйха явыз Шаманны туктату өчен Мирас угын эзлиләр. Мультсериал җиде сериядән һәм соңыннан өстәп төшерелгән нуленче сериядән тора. Мульфильмның режиссеры — Сергей Киатров.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера