Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2015

Мисыр белән авиаэлемтәне тыю берничә елга сузылырга мөмкин - ММЧ

9 ноябрьдә Премьер-министр Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә россиялеләрнең Airbus-A321 һәлакәткә юлыккан Мисырга гына түгел, башка потенциаль куркыныч илләргә очуын тыю ихтималы турында фикер алышынган. Бу хакта "Коммерсант" газетасына мәгълүм булган. Басманың Россия дәүләт структураларындагы чыганаклары катастрофаның "Мисыр махсус хезмәтләре хыянәте" нәтиҗәсендә булу мөмкинлеген истән чыгармый. Дәүләт Думасында тыюны арттыру ихтималын дөрес дип атыйлар. Хәер, вице-премьер Аркадий Дворкович дүшәмбе көнне Росия махсус хезмәтләреннән башка авиаюнәлешләр буенча "бернинди тәкъдимнәр дә" булмады, дип ассызыклаган.

Хыялларга бирелергә кирәкми: Россия туристлары Мисырга әйләнеп кайтсын өчен вакыт таләп ителәчәк һәм бу тиз генә булмаячак, дип белдергән Дмитрий Медведев. Мисырга турыдан-туры очышларны тыю ике-өч айдан артык дәвам иткән очракта, тармак килгән зыянны 200 млн долларга бәяли. Газета мәгълүматлары буенча, дәүләт әлегә 1 млрд сумнан да артык акча бүлә алмый. Әмма басманың Хөкүмәт Аппаратындагы чыганагы: "Мисырга очышларга тыю кертелде, ул айларга гына түгел, елларга сузылачак". Аның сүзләренчә, шундый ук тыюлар "башка илләргә карата" да кертелергә мөмкин.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20