Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Мисырга очарга планлаштырган татарстанлылардан аэропортка килмәүләрен сорыйлар

Казан аэропортларыннан һәм "Бигеш" тән Мисырга ял итәргә очарга уйлаган Татарстанда һәм аннан якындагы башка төбәкләрдә яшәүчеләрне, бу юнәлештә авиаочышларны ачканчы, аэропортларга килмәүләрен сорыйлар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

"Яңа мәгълүматны игътибар белән күзәтеп баруыгызны сорыйм. Аэропорт кеше белән тулмасын өчен килеп йөрмәвегез сорала. Бу хәл авиаочышлар яңадан гамәлгә кергенче дәвам итәчәк", - дип ассызыклады ул.

Иванов  якындагы берничә атнада берничә мең кеше очарга тиеш иде, дип белдерде. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә туктатылуның төгәл срогы билгеле түгел, диде спикер. "Бу вазгыять өч көн дәвамында да, шулай ук ике айда да җайга салынырга мөмкин. Яңалыкларны күзәтеп бару зарур", - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20