Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2016

Мисырның Россия туристлары өчен кайчан ачылачагы билгеле булды

Россия туристлары өчен Мисыр курортлары быелгы көздә үк ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә “Российская газета” Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән.

“Пассажирларны каршы алу һәм озату зоналарында һәм курортларның үзләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылган. Моннан тыш, эксперт Мисырда Россия белгечләре эшләү ихтималын да әйтеп узган. “Боларның барысы да куркынычсызлык дәрәҗәсен көчәйтә һәм Мисыр безнең туристлар өчен көз көне, төгәлрәк әйткәндә, октябрь аенда ачылырга мөмкин булу хакында сөйли. Сүз уңаеннан, хәзер анда ял итәр өчен артык эссе”, - дигән Барзыкин.

Шул ук вакытта Барзыкин Россия турбизнесының Мисырдагы хезмәттәшләре белән элемтәләре тиз арада җайга салынырга мөмкин дигән фикердә тора. Чөнки анда аларның 1,5 миллиард сумнан артык депозиты ята. Шул ук кунакханәләр өчен түләнгән, ди эксперт.

Алданрак Мисыр хакимияте һава юлы элемтәсен торгызу өчен Россия куйган таләпләрне үтәвен әйткән иде. Июль азагында әлеге темага фикер алышу өчен Мәскәүгә Мисыр генераль прокурорының килүе көтелә.

Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә узган елның октябрь аенда, А321 лайнеры һәлакәткә юлыкканан соң, бетерелгән иде. Ул вакытта Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан 217 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20