Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2015

Митрополит Феофан: "Казан духовная академиясе, һичшиксез, торгызылырга тиеш"

Митрополит Феофан: "Казан духовная академиясе, һичшиксез, торгызылырга тиеш" Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, бүген Казан духовная академиясен, һичшиксез, торгызырга кирәк, әмма ашыкмыйча, дип белдерде. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан митрополиясе башлыгы «Пятница, с 13-го» тапшырулар циклының чираттагы программасы кысаларында белдерде. Әлеге очрашуда ТР мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты. 

Әгәр сүз Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында бара икән, монда иҗади, хәтта техник өлеш турында сүз бара. Ә мәгариф системасына килгәндә, бу фәнни потенциал. Казан духовная академиясе, һичшиксез, торгызылырга тиеш. Әмма бу эшкә ашыкмыйча тотыну зарур", - дип белдерде архипастырь.

Владыка Феофан сүзләренә караганда, бүгенгә Казан духовная академиясен торгызу өчен республикада яхшы база бар, ул - Казан духовная семинариясе. Моннан тыш, митрополит семинария базасында аспирантура ачарга планлаштыра, бу академияне торгызуга җитди адым булачак.

Искәртеп үтик: Казан духовная семинариясе - Россия империясенең Казанда урнашкан югары дини уку йорты һәм анда православие дин әһелләре әзерләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20