Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләргә эш урыннары бар

Мөслим районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык граждан яши. Шуларның 659ы — эш яшендә, шул исәптән 495 инвалид беркайда да эшләми.

Район хакимияте ярдәме белән мәшгульлек үзәге инвалидларга вакантлы эш урыннары тәкъдим итә. Бу юнәлештә район Башкарма комитеты карары белән махсус комиссия төзелде. Эш бирүчеләр белән үткән киңәшмә беркетмәсе нигезендә инвалидларны оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнде.

Кызыксынган гражданнар 8 (85556) 2−48−34, 2−49−50 телефоннары аша мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций