Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Моңлы җырчыдан җыр дәрьясы концерты көтелә

Якшәмбе, 30 нчы июль, «ТНВ-Планета» телеканалында Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрованың «Җырларымны сезгә юлладым» концерты күрсәтелә. Моңлы һәм күркәм тавышлы җырчының иҗат дөньясына чакырып калган мәгънәле концертын карарга онытмагыз.

Халык җырчысы үзенең моңлы һәм хисле тавышы турында бер интервьюсында мондый фикер әйтә: «Моңлы булуымда туган ягым — Бөгелмә районының Карабаш авылы „гаепледер“ дип саныйм. Бездә бит табигать искитмәле матур — нефтьле ул якларны икенче Швейцария дип әйтүчеләр дә булды. Менә шул „Швейцария тауларына“ менгән, Зәй елгасы буенда тәгәрәп үскән кеше буларак, күңел шул чын матурлыкны сеңдерә килгәндер инде. Аннан, мин әле күптән түгел генә укыдым кебек — иҗат кешеләре өчен таулар кирәк икән. Шуның кадәр килешәм ул сүзләр белән: тауларның сихәтләндерү көче искиткеч, аларның үз энергетикасы бар. Моңлы булуда әти-әни „гаебе“ дә бардыр — әтием музыка укытучысы булып эшләде, мандолинада уйный иде. Без — биш туган, бөтенебез дә җырлап үстек, бөтенебез дә моңлы бала булдык». Моңлы җырчыдан нечкә хисләргә урын тапкан «Җырларымны сезгә юлладым» концертын «ТНВ-Планета» телеканалында карагыз.

Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрованың «Җырларымны сезгә юлладым» концерты якшәмбе, 30 нчы июль, 7:30 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин