Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Монополиягә каршы федераль хезмәт сөт сатып алу бәясен киметү буенча кисәтү ясады

Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт халыктан сөт сатып алу бәясен киметү буенча кисәтү ясады, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

Ел башыннан сөт бәясе бер килограмм өчен 25 сумнан 15 сумга кадәр төшкән. Әлеге идарә белгечләре фикеренчә, мондый вәзгыять сөт җитештерүнең табышына тискәре йогынты ясый, ягъни мал саны кимеп, сөт җитештерүнең күләме дә әзәергә мөмкин.

"Әлеге мәсьәләне хәл итү югары социаль әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Россия монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе якынча 30 кисәтү ясады. Алар Татарстан Республикасы территориясендә халыктан сөт сатып алу бәяләрен икътисади яктан нигезсез киметү мәсьәләсенә карый ", — дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20