Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
08.11.2017

Мөселман эшмәкәр ханымнар үз бизнесларын Интернетта рекламау турында сөйләште

«Туган авылым» милли комплексында мөселман хатын-кызлары өчен «Бизнес һәм блогер» дигән темага мастер класс узды. Очрашуга килгән эшмәкәр ханымнар үз бизнесларын Интернетта рекламау турында сөйләште.

Игътибар иткәнегез бардыр, Интернетта, бигрәк тә Инстаграмда, реклама белән шөгыльләнә торган аккаунтлар бик күп. Әмма кайберләре бертөрле һәм күңелсез, нәтиҗәдә аларга халык язылмый. Бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Динара Галиева эшмәкәр хатын-кызларга үз киңәшләрен бирде. Аның әйтүенчә, рекламаны төрле юнәлештә бирергә мөмкин. Аларның киң таралганнары — мәгълүмати һәм күңел ачу контенты.

«Күз алдына китерегез, маникюр белән шөгыльләнүче кыз үз аккаунтына бертуктаусыз тырнак фотолары урнаштыра. Бу кемгә кызык? Интернетка фото урнаштырып кына товарга кызыксыну уятып булмый. Видеороликлар ясау белән шөгыльләнергә кирәк. Мин, мәсәлән, видеога монтаж ясаганда, iMovie, Perfect Video кушымталарын кулланам. Видеоны төшергәндә, телефонны горизонталь рәвештә тотарга кирәк. Иҗат җимешләрегезне көннең беренче яртысында куярга тырышыгыз, чөнки халык күбесенчә 11−13 сәгатьтә Интернетка керә», — диде Динара. Аның фикеренчә, видеороликны төшергәндә, алдан заказ биргән клиентларның фикерләрен кертү, җитештерү процессын күрсәтү мөһим.

Тагын бер блогер Регина Бойцова әйтүенчә, рекламаны көчләп тагарга ярамый. «Ролик төшергәндә, баштан ук аның реклама икәнен әйтә күрмәгез. Һәрхәлдә, халык моны сизәргә тиеш түгел. Иң мөһиме — кешедә кызыксыну уяту. Аннан соң гына моның нәрсә, кайда, ничек булуын әйтергә кирәк. Мин роликларны юмор юнәлешендә төшерү яклы. Видео ике минуттан да озак булмаска тиеш. Видео астындагы язуны су буе язмагыз, аны барыбер укымаячаклар», — диде Регина.

Мастер класста шулай ук видеоларны Андроид телефонына төшерү уңайлырак, дигән фикер дә яңгырады.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций