Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2015

Мөселман яшьләре форумы Казанда Кол Шәриф мәчетендә башланды - ТРМДН

Татарстан мөфтиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республика районнарыннан мөселман яшьләре җыела башлады. Алар - Болгарда узачак мөселман яшьләре форумына килүчеләр.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда 20-26 июль көннәрендә Мөселман яшьләре җыенын уздыра. Бүген форумны Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып һәм үзенең нәсихәт-теләкләре белән ачып җибәрде. Анда мөфти хәзрәтләре сәламләү сүзләрен җиткерде. Аннары яшьлекне заяга түгел, файдалы итеп уздыру кирәклеге хакында аңлатып, бер хәдисне искә төшерде. “Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Яшь вакытында теләсә кайсы минутта Аллаһ каршына барыр вакыты җиткәнен аңлаган карт кеше кебек гыйбадәт кылган һәм һәр намазын соңгысы кебек итеп укыган яшь кеше күркәм”, - дип сөйләде.

Мөфти хәзрәтләре яшьләрне гыйлемле булырга да чакырды: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Гыйлем алу - һәр мөселманның бурычы. Форум көннәре сезнең өчен файдага узсын, бәрәкәтле булсын һәм биредән яңа гыйлемнәр белән китәргә язсын”.

Шулай ук яшьләрне мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Марокко дин белгече Габдрәхим Лакрим, Казан мэриясе вәкилләре һәм башкалар сәламләде.

Татарстан дин әһелләре нәсихәтләрен тыңлагач, йөзгә якын делегат Болгар тарафына сәфәр чыкты, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте...

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20