Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

Мөселманнар изге Болгарда Мәүлет бәйрәмен билгеләп үтте

Мөселманнар изге Болгарда Мәүлет бәйрәмен билгеләп үтте Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бәйрәмгә 200дән артык кеше җыелган иде.

Өйлә намазыннан соң бәйрәм ителә башлаган чара Коръән аятьләре, догалар уку белән ачылды. Әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов догалар укыды, "Нашидел ислам", "РИУ шәкертләре" төркемнәре гарәп телендә нашидләр башкарды. Моннан тыш, Мәүлид ән-Нәби хакында бәян ителде.

Минтимер Шәймиев әлеге чараның биредә өченче тапкыр уздырылуын ассызыклады, һәм бары ихлас күңелдән башкарылган эшләрнең генә нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. "Болгар җирендә, үзебезнең татар җирендә дин, рух булуы, аның торгызылуы – зур шатлык. Без монда үзебездән-үзебез тартылабыз. Эшлисе эшләребез бик күп, һәм башкарган эшләрне күреп тә шатланабыз, - диде ул. Шулай ук, Болгар җирлегенең кыска гына вакыт эчендә ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен дә ассызыклады. "Хәзер Болгар изге җире бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул - киләчәк буыннарга калачак мирас", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе М. Шәймиев.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев Болгарда төзелә торган кунакханә хакында: "Анда заманча ял итү өчен күңелгә кирәкле барлык нәрсәләр дә булачак. Гаиләләрегез, дусларыгыз белән килеп, ял, рухи азык җыеп булачак", - диде. Кунакханә комплексында Болгардагы элеккеге мунчаларның схемасы буенча төзелгән мунча булачагын да хәбәр итте.

Чыгышында ТРның беренче Президенты Болгар ислам академиясе хакында да сүз алып барды. Бәйрәмгә кадәр ул Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән очрашкан иде. "Бүген без академиянең тулы исемен сайладык: ул Болгар ислам академиясе дип аталачак. Әгәр дә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда ярдәм итмәсә, бердәмлек һәм ислам академиясе хакында сөйләшү дә булмас иде, - диде Минтимер Шәймиев журналистлар белән аралашу вакытында. Ул, шулай ук, Россия халкы һәркайсы үз динен тотарга, үз кыйммәтләрен сакларга мохтаҗ булуын да ассызыклады. - Бер сүз белән әйткәндә, бу - яңарыш. Без төрле конфессия вәкилләре белән гасырлар дәвамында тынычлыкта яшибез. Академиянең кыйммәте дә дин белгечләре әзерләүдә, - диде ул һәм академия проекты бүген презентацияләнүен хәбәр итте. Анда белем алу өчен генә түгел, шәкертләргә ял итү урыннары да булачак. - Академия чын күңелдән һәм күңел өчен төзеләчәк. Аның проекты каралды, һәм кертелгән төзәтмәләр 1 гыйнварга кадәр каралып, 20 гыйнварга кадәр гамәлгә куючылардан тәкъдимнәр кабул ителәчәк. Безгә бу эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, һәм без хәзер дөньяның бер өлеше өчен тырышып эшлибез", - диде Минтимер Шәймиев.

Бәйрәмгә килгәндә исә, Дәүләт Киңәшчесе: "Кешеләргә җан азыгы кирәк. Мәүлеттә Пәйгамбәрне зурлыйлар, аңа рәхмәт сүзләре әйтелә. Яхшы сүз - җан азыгы. Шунсыз җәмгыять була да алмый. Гасырлар дәвамында кешеләрне тәрбияли торган, аларга тәэсир итә торган шундый ысуллар табылган. Акыллы кеше аңа игътибар итмичә булдыра алмый", - дигән фикерен җиткерде.

ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бу бәйрәмне кайбер мөселманнар кире кага. Әмма ул чынлыкта бар", - диде һәм моңа дәлилләр китерде. Шулай ук ул мөселманнарны Мәүлет бәйрәме белән котлады. Татарстан мөфтие дини бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Котлау сүзләре белән сүз алган Тәлгать Таҗетдиннан: "Бу изге һәм кадерле көн - ул көнне Пәйгамбәребез дөньяга килгән. Әлеге бәйрәм безне берләштерә, якынайта, - диде Үзәк диния нәзарәте рәисе. - Намаз укыган, ураза тоткан һәм вафат булуын көтеп яшәгән кеше генә иманлы дигән сүз түгел. Карагыз, бабаларыбыз нинди урын сайлаган. Алар яши дә, куана да белгән", - диде һәм ил җитәкчелеге ярдәме белән Болгар ислам академиясе ачылачагын ассызыклап, башкарган эшләре өчен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтте.

Тәлгать Таҗетдин шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россиянең баш мөфтие итеп билгеләнүен хәбәр итте. "Эшебез тагын да бердәм һәм тату барсын өчен, шура мәҗлесе карары нигезендә, кичә Камил хәзрәтне Россиянең баш мөфтие итеп билгеләдек", - дип шәрехләде ул журналистлар белән аралашу барышында.

Быелгы Мәүлид ән-Нәби дини бәйрәме салават әйтү һәм намаз уку белән тәмамланды. Ахырдан салют аттырылды.

Искәртеп үтик: 12 декабрьдә һиҗри календарь буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20