Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.09.2015

М.Шәймиев: “Мәдәни мирасны саклау һәм хәйриячелек Татарстанда гомумхалык эшенә әверелде”

М.Шәймиев: “Мәдәни мирасны саклау һәм хәйриячелек Татарстанда гомумхалык эшенә әверелде”

Бу хакта бүген Казанда “Корстон” комплексында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаен ачу тантанасында РФ мәдәният министры Владимир Мединский хәбәр итте.

Дәүләтнең реставрацияләү өлкәсендәге уйланылган системалы сәясәте әлеге уртак уңышның бер өлеше булып тора. Һичшиксез, бу эшне комлекслы якын килүдән башка алып бару мөмкин түгел. Шуңа бәйле рәвештә, Россиядә озак вакытка исәпләнгән программалар булдырыла, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча концепцияләр әзерләнә, кече тарихи шәһәрләрне үстерү проектлары тормышка ашырыла, дип сөйләде министр үзенең чыгышында.

“Замандашларыбыздан берәү, реставрацияләүче – һөнәр түгел, тормыш рәвеше, дип әйткән. Шәхсән үзем бу һөнәр вәкилләренең күбесе белән таныш. Еш кына реставрацияләү эше буыннан-буынга күчә. Кешеләр бу хезмәтне акча эшләү чарасы буларак түгел, тереклек итүнең гармонияле формасы буларак кабул итә. Тормышларын тарихны саклауга багышлаган реставрацияләүчеләр хезмәтеннән башка, Россиядә югарыда санап үтелгән уңышлар турында сүз йөртеп булмас иде”, – дип саный Владимир Мединский.

Ул форумны уздыру урыны буларак Мәскәүнең дә, Санкт-Петербургның да түгел, ә нәкъ менә Казанның сайлануы очраклы булмавын ассызыклап, ТР башкаласының уникаль мәдәнияткә, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә, бай традицияләргә ия күп милләтле һәм күп конфессияле шәһәр булуын билгеләп узды.

Тантанада катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев делегатларга мөрәҗәгать итеп, иң элек РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин юллаган сәламләү хатын укып узды. Аерым алганда, хатта: “Тарихи һәйкәлләрне, мәдәни мирасны торгызу һәм саклау – бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен мөһим бурыч. Казандагы форум төрле илләрнең реставрацияләү мәктәпләре вәкилләренә уникаль тәҗрибәләрен уртаклашу мөмкинлеген булдырыр дип ышанам”, – дигән сүзләр бар иде.

Минтимер Шәймиев башкала кунакларын ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, РФ Мәдәният министрлыгына, корылтайны уздыру бурычын ышанып тапшырганы өчен, рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләп узганча, мәдәни мирасны саклау һәм хәйриячелек Татарстанда гомумхалык эшенә әверелде. “Мин бүген Татарстанда тарихи һәйкәлләрне торгызу белән ныклап шөгыльләнә алуыма чиксез шатмын. Бездә бу өлкәдә менә дигән белгечләр барлыкка килде, бу шартларда үзебез дә үсәбез, – диде ул бу уңайдан. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Болгарны һәм Зөяне торгызу буенча төрле дәрәҗәдәге экспертлар катнашында башкарылган эш нәтиҗәсендә, Татарстанда үзләрен бу өлкәгә багышлаган реставрацияләүчеләр һәм галимнәр төркеме булдырылды. Ул реставрацияләүчеләр хезмәтенең заруриятен ассызыклап: –Реставрацияләүчеләр хезмәте гаять әһәмиятле. Сез никадәр тыйнак булган кебек, сезнең җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен торгызу һәм саклау өчен заруриятегез дә шулкадәр”, – дип билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе үзенең чыгышында борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу, бу өлкәдәге уңышлар, кайбер ялгышлар турында бәян итеп, шул рәвешле, тәҗрибә уртаклашты. “Әгәр тарихи һәйкәлләрне казу, консервацияләү, реставрацияләү буенча эшне ЮНЕСКО институтлары, экспертларының барлык таләпләрен үтәп башкарырга әзер булмасаң, бу эшкә алынмавың хәерлерәк. Бу җиңел түгел, чөнки тизрәк эшләп бетерәсе килә, әмма ул чакта төзәтеп булмаслык ялгышлар ясау ихтималы арта”, – дип фикерләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.

Чарада катнашып чыгыш ясаган РФ Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Сергей Рыбаков делегатларга Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың сәламләү хатын укыды. “Бүген монда утыручыларны мәдәни мираска карата мәхәббәт берләштерә. Сез барыгыз да – вакытын, көчен реставрацияләүгә багышлаган, бу идеягә фанатик рәвештә тугры кешеләр. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт үзегезгә!” – диде Сергей Рыбаков.

Пленар утырышта корылтайда катнашучыларны шулай ук РФ Җәмәгать палатасының мәдәният, сәнгать, иҗади һәм тарихи-мәдәни мирас буенча комиссиясе әгъзасы Михаил Лермонтов, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Рус православие чиркәве һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре сәламләде.

Алга таба Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара берлек (ИКОМОС) президенты Густаво Араоза “Мәдәни мирас бүген: реставрацияләү фәлсәфәсе һәм гамәлияте”, РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Пирумов “I Халыкара реставрацияләүчеләр корылтае карарларын тормышка ашыру һәм реставрацияләү өлкәсенең үсеш перспективалары” дигән темага доклад белән чыгыш ясадылар.

Искәртеп үтик: I Халыкара реставрацияләүчеләр корылтае, илебезнең бай мәдәни мирасын саклау максатыннан, 2013 елда Мәскәүдә үткәрелде. Чара илебездә бу өлкәнең үсешенә этәргеч бирде. Ул чакта Мәскәүнең Союзлар йортында җыелган меңнән артык белгеч тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау, торгызу, нәтиҗәле файдалануга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Форум нәтиҗәсе буларак, Россия реставрацияләүчеләр берлеге оешты. Реставрация тармагы эшчәнлегенең сыйфатын үстерү нияте белән, РФ законнарына үзгәрешләр кертү өчен, дистәләгән тәкъдимнәр әзерләнде.

Быелгы форум кысаларында бүген делегатлар мәдәни мирасны саклау өлкәсендә норматив-хокукый һәм техник көйләү, реставрацияләү тармагында кадрлар әзерләү, мәдәни мирас объектларын саклау буенча халыкара оешмаларда Россиянең роленә багышланган түгәрәк өстәлләрдә фикер алышты.

Иртәгә 9.30дан башлап, “Корстон” комплексының “Бал” залында “РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын саклау, аларны саклау коралы буларак реставрацияләү технологияләре” дигән темага түгәрәк өстәл, “Пушкин” залында исә шул ук вакытта “Реставрацияләү эшенең сыйфатын күтәрү чарасы булырак реставрацияләүчеләрне аттестацияләү” дип аталган гамәли семинар уздыру күздә тотыла. Иртәгә шулай ук Казанның төзекләндерелгән объектларына экскурсия оештыру планлаштырыла. Форум кысаларында 13.30да I Бөтенроссия Россия реставрацияләүчеләр берлеге корылтае үз эшен башлаячак. II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтае резолюциясен кабул итү 17.00гә билгеләнгән.

18 сентябрь көнне делегатлар өчен ТР мәдәни мирас объектларына тематик экскурсияләр оештырылыр дип күзаллана. Татарстан кунакларына, аерым алганда, Казан, Борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеге белән якыннан танышу мөмкинлеге булдырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20