Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Мәшһүр татар әдибенә багышланган “Әдәби хәзинә” күрсәтелә

Шимбә «Әдәби хәзинә» тапшыруы мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллага багышлана. Бүгенге әдәбиятка мөнәсәбәттә әдипнең үз төпле фикере саклана.

Мәшһүр әдип үзенең бер интервьюсында «Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята» дип белдерә. Язучы, шагыйрь һәм драматург, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бүгенге татар әдәбиятының халәте, телебезне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү ысуллары, шулай ук рус телле татар язучылары хакында үзенең үзенчәлекле фикерен белдерә алган әдипләр рәтендә исәпләнә. Әдәби зәвыкка ия «Әдәби хәзинә» тапшыруы аны кайсы яктан ача алыр?

Моны сез шимбә, 9 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында тирән гыйлем тараткан «Әдәби хәзинә» тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыру 16:30 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!