Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале өчен беренче поезд 2018 елда китереләчәк

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале өчен беренче поезд 2018 елда китерелергә тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Россия ягы Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале өчен беренче поезд 2018 елның уртасында файдалануга тапшыруны таләп итте. Безнең компания концептуаль проектлауны тәмамлады диярлек, без заказчыга поездның тышкы күренешенең берничә вариантын күрсәттек", - дип белдергән журналистларга CRRC Changchun Railway Vehicles компаниясенең («Си-ар-ар-си чанчунь рэйлуэй вииклс», Кытайның югары тизлекле поездлар җитештерү буенча иң зур компанияләренең берсе) экспорт департаменты башлыгы Ма Чуньшэн.

CRRC вәкиле сүзләренчә, локомотив һәм вагоннар Россия климатын истә тотып эшләнә: алар минус 50 градуска кадәр суыкларга чыдарга тиеш булачак.

Моннан тыш, Ма Чуньшэн сүзләренчә, Кытайның CRRC һәм Россиянең "Синара" төркеменең югары тизлекле магистраль өчен поездлар җитештерү буенча уртак предприятиесе Уралда яки Мәскәү өлкәсендә урнаштырылырга мөмкин.               

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20