Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлау бәясе якынча 10 процентка кадәр кимиячәк

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлау бәясе якынча 10 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта "Российские железные дороги" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин Сочида Россия-АСЕАН эшлекле форумы кысаларында белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Ул шулай ук югары тизлекле магистральнең беренче участокларын июльдә экспертизага тапшырырга планлаштыралар, дип билгеләп үтте.
Югары тизлекле тимер юл магистрале төзү 1 трлн сум дип бәяләнә. Проектлау бәясе 21 млрд сум тәшкил итә.

770 км-га сузылган Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален РФның 7 төбәге территориясе буенча үткәрү планлаштырыла. Барлыгы 15 тукталыш каралган, шул исәптә Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар һәм Казанда. Мәскәүдән Казанга кадәр юлда булу вакыты 3,5 сәгатькә кадәр кыскарырга тиеш.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20