Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2017

Мәскәү кунаклары Казан кырын сынап карарга килә

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы футбол трансляциясе күрсәтә. РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 14 нче турында Казанның “Рубин” футбол клубы үз кырында Мәскәүнең “Динамо” футболчыларын кабул итә.

Мәскәүнең легендар “Динамо” футбол клубы Рәсәй футболының югары эшелонына быел гына кире әйләнеп кайтты. Өченче елгы сезонда хурлыклы рәвештә Премьер-Лигадан төшеп калган клуб узган сезонны Футбол Милли Лигасында уздырырга мәҗбүр булды. Бер сезон дәвамында ышанычлы беренче баскычны яулап, мәскәүлеләр кире Премьер-Лигага кайту хокукына ия булдылар.

Быел команда өчен икенче сезонын ярымсакчы Иван Темников уздыра. Иванны футбол җанатарлары “Рубин” өчен чыгыш ясавы аша яхшы хәтерлиләр. Казанда төп состав уенчысы булып ныгып кала алмаган Темников үзен Мәскәүдә тапты. Хәзер ул “Динамо” командасының алыштыргысыз төп сакчысы исәпләнелә.

Мәскәүлеләр өчен шулай ук Чаллы футболчысы Алексей Козлов та чыгыш ясый. Сакчы күпләргә Рәсәй җыелма командасы өчен Бразилиядә узган 2014 нче елгы Дөнья чемпионатында катнашуы буенча билгеле. Чемпионатка әзерлек барышында Португалия җыелма командасына каршы уздырган иптәшләрчә уенда җирле журналистлар Козловның Криштиану Роналдуны ничек саклавын күреп, таң калалар. Хәзерге вакытта Козлов “Динамо” клубының да һәрвакыт төп составына эләгеп бетми. Югары чемпионатка яңа көчләр белән әйләнеп кайткан “Динамо” командасына каршы “Рубин” яхшы уен күрсәтә алырмы?

Сорауга җавапны шимбә, 21 нче октябрь, “Рубин” һәм "Динамо” командалары арасындагы футбол уенын карап белергә мөмкин. “Казан Арена” футбол стадионыннан турыдан-туры трансляция 16:30 сәгатьтә башланып китә. “Рубин” өчен “Яңа Гасыр” телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
КОС сила традиций