Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2016

Мәскәү өлкәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмә гамәлдә

Быел 26 апрельдә Россиядә бөек татар шагыйре Габдулла Такайның (1886-1913) тууына 130 ел тулу билгеләп үтеләчәк.

Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәр округы татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәнең милли-мәдәни автономияләре иҗтимагый файдалы программалары конкурсында "Мәскәү яны - безнең уртак йортыбыз" күчмә әдәби кунакханә" (татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты мисалында) проекты белән катнашып, нәтиҗәдә, ул иң шәп проектларның берсе дип танылган. Әлеге проектны эшләүдә исә "Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Н.К.Крупская исемендәге Мәскәү өлкәсе дәүләт фәнни китапханәсе катнашкан. Шушы проектны гамәлгә ашыру өчен Домодедово татар мохтарияте Тукай тормышы һәм иҗаты тутрында сөйли торган видеофильмнар, китаплар (арада сирәк очрый торган букинистик басмалар да шактый) сатып алган.

Проект кысаларындагы беренче күргәзмә кичә Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск муниципаль районы Кокошкино бистәсе китапханәсендә эшли башлаган. Китапханә мөдире Наталья Александровна Аверина һәм Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге рәисе урынбасары Әнвәр Әнвәр улы Софинов "Безнең юбилярлар: Габдулла Тукай" күргәзмәсен тантаналы төстә ачкан. Анда исә халык шагыйренең иҗат җимешләре тупланган, аның тормышы һәм иҗаты турында бәян иткән 30лап китап, брошюра тәкъдим ителгән. Китапханәдә Тукайның зур гына портреты куелган, диварларда Тукай әкиятләре буенча репродукцияләр һәм открыткалар урын алган. Биредә атна дәвамында эшләгәч, күргәзмә Апрелевка шәһәре Мәдәният һәм спорт сарае китапханәсенә күчерелә, аннары Мәскәү өлкәсе китапханәләре буйлап китә. Мәскәү өлкәсе китап укучылары өчен Россиянең күп милләтле мәдәнияте, Россиянең сан ягыннан икенче урында булган җирле халкы - татарлар вәкиле һәм иң танылган шагыйрьләрнең берсе - Габдулла Тукай әдәби иҗаты белән таныша алачак. Тагын шунысын да билгеләп үтик: бөтен чараларда да татар телендә сөйләшү гамәлдә булачак, Тукай шигыярьләренә язылган җырлар яңгырап торачак.

Шул хакта хәбәр иткән Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәгендәгеләр фикеренчә, тулаем 2016 ел татар халкы өчен Габдулла Тукай юбилее елы булырга тиеш.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20